Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылдашның хезмәтен хөрмәт итмәү – йөзенә төкерү белән бер яки вәхшилекнең чиге юк (дәвамы) (+фото)

Моннан 12-13 ел элек, Сабантуй мәйданы бик матур җиргә, авылга кергәндә уң якка су буена күчерелде. Табигый стадион диярсең, чишмәсе бар, инеш якын, бик матур урын.

...Чыннан да, җирлектә малны күп асрыйлар. Җәмгыять терлек азыгын биреп тора, җәмгыятьтә эшләүче асрый да асрый инде. Тормыш та алып барасы бар бит, матурлык кына дип яшәп булмый. Бу урында күпләр шулай, диләр. Һәм бәлки ялгышып та куяр. Күпвакыт нәкъ менә матурлык дөньяны саклап кала, күңелгә рәхимлек өсти, җанга шифа бирә. Агач утыртам, дип, Рамил Әнәсовичның исән чактагы хыялларын тормышка ашыру юнәлешендә канатланып йөргән, кайчакларда усалланып та алган Фарук агага да үпкәләргә кирәкмидер, начар гамәл кылмый, югыйсә, күңеле яхшылыкта, эшне оештыра, эшләтә, кирәк-ярагын юнәтә. Агач утырту һәм үсентеләрне саклау юнәлешендә аны аңласак һәм дә булышсак әйбәтрәк булыр кебек. Җирлек башлыгының да гайрәтен чигермәү яхшы булыр. Ул Сабантуй мәйданының президиум урынын гына алыйк, без барган көнне өстәл астында ниләр генә юк иде, шешәдер, стакандыр, кәгазьдер... Яккан учакларын да җыештырып китмәгәннәр. Биредә еш кунак булулары күренеп тора. Кунак булгач, тыйнак булып җыештырып китсәләр дә урынлы. Тик, ашап-эчеп кәеф-сафа корып алгач ул хакта уйларга вакытлары калмыйдыр, әйдә, җирлек, яки бюджет хезмәткәрләре җыештырырлар әле дияләрдер. Гафу итегез, бюджеттагыларга чүп җыючы хезмәте өстәлмәгән, гәрчә күпвакыт тирә-юньне аларга җыештырырга туры килсә дә. Үз артыңнан җыештыра белергә кирәк.

Түнтәр халкы гомер-гомергә тәртип яратучан, матурлыкка омтылучан булып яшәде. Тик бу күренешләрдән, вакыйгалардан соң гына, әллә үзгәреп баралар микән, дип уйлап куясың. Бер сыер бөтен көтүне пычрата дигәндәй, берничә кешенең кирелеге бөтен авылны ямьсезләргә мөмкин шул.

...Агачлар утыртырга кирәк, – ди баягы абзабыз матаен кабызып, китәргә маташканда, – тик чыршы гына булмасын, каен, юкә булса ярый. Бәйрәм караганда күләгәле урын булыр.., дип сөйләнә-сөйләнә чишмәсенә юнәлде.

Шуңа дип тырышып йөрүләре бит инде. Бәйрәмгә килүчеләргә ышык ясыйбыз, гүзәллек тудырабыз, дип. Күңел барыбер яхшыга омтыла, Түнтәрдә дә үзара аңлашып агачлар утыртырлар, ул агачлар үсеп, мәйданны тагын да ямьгә күмәр, килгән кунакларны сокландырыр дип өметләнәсе килә. Табигать-Анабызга ярдәм итү белән беррәттән бик күп изге гамәлләре белән Түнтәр халкы күңелендә урын алган Рамил Әнәсовичка карата та олы хөрмәт булыр иде. Озын сүзнең кыскасы, эколог  Мансур Ибраһимов  белән дә сөйләшеп алдык. Менә нәрсә ди ул:” Авыл җирлекләрендә Төзекләндерү кагыйдәләре бар. 3.6нчы маддәдә нәрсә ярый, нәрсә ярамый, язылган. Җирлек исәбендәге җирләрдә ватарга, җимерергә, пычратырга, агачларга тияргә, мал йөртергә һ.б. ярамый. Штрафы – башта кисәтү ясала, аннан иң башта 2меңнән башлап 3мең ярымга кадәр штраф каралган. Штрафны һәм аның күләмен райондагы адмкомиссия билгели”.

Искәрмә: Бу көннәрдә мәйданга өченче мәртәбә агачлар утыртылды. Карап торучы да билгеләнгән. Хәерле эшләр булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев