Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылның матурлыгын, бәрәкәтен шунда яшәгән кешеләр булдыра (фото)

Авыл картая, бетеп барабыз дип уфтанып кына яши торган заман түгел.

Яшәү өчен бөтен шартлары булган авылда менә дигән йорты, каралты-курасы, абзар тулы мал-туары булган гаиләләр туган нигезне саклап яшиләр, үз нәселләрен кайгырталар.

Менә, авыл уртасындагы мәктәп яны чишмәсен дә төзекләндереп киләләр. Аны төзекләндерү халык тарафыннан су чыганагы турында кайгырту гына түгел, ә авыл халкына, аның кунакларына хөрмәт билгесе дә. Безнең авылдашларның күбесе үз йортларында су булганда да, табигый чыганакка йөрүне өстен күрә.

P.S. Чишмә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы нигезендә, авыл җирлеге откан грант акчалары хисабына төзекләндерелә.

📸Хәлим Кәримов
Рузалия Тимербаева, Алан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл