Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Авылыбыз кечкенә булса да, халкы бик актив»

Нормабаш авылына килеп керүгә гәп корып, үзәк урамнан югары очка таба атлаучы апаларга тап булдым. Рәйсә һәм Рәсимә апаның кибеттән кайтышлары икән. Икесе дә Нормабаш киленнәре булып чыкты.

Ул чакларга 49 ел вакыт узган, алар инде күптәннән Нормабашның үз кешесенә әйләнгән.

– Без ул чакта дүрт пар язылыштык. Клубта зурлап язылышу таныклыклары тапшырдылар. Шул дүрт парның икесе без булабыз инде, – дип хәтирәләргә бирелде Рәйсә апа. – Ул вакытта клубның гөрләп эшләгән чагы. Фермада да эш урыннары күп иде. Хәзер менә ферма бетү алдында. Ике ел элек клубны сүттеләр. Эх, бер 50 урынлык клуб төзелсә...

Биредә кем белән генә аралаша башласаң да, сүз башы клубка барып тоташа. Нормабашта клуб кына түгел, мәктәп, балалар бакчасы, район кулланучылар карамагындагы кибет тә инде күптән эшләми икән.

– Ярый әле шәхси эшмәкәр кибете эшли. Кечкенә авылларда кибетләрнең ябылганы турында ишетеп торабыз. Эшләп кенә торсын, берүк, – дип сүзгә кушыла Рәсимә апа Минһаҗева.

Рәсимә апа Чапшар кызы, Нормабашка килен булып килгәч, парлы тормышты нибары 27 ел яшәп кала. Быел Фәрит абыйның вафатына 22 ел булган. Рәйсә апа исә тумышы белән Ор авылыннан. Закирҗан абый белән ил-көннәргә игелекле балалар үстереп, оныклар өчен куанып яшәгән көннәре. Әмма хәсрәт дигәнең Шаһимәрдановлар гаиләсен дә читләтеп үтмәгән. Балтачта яшәүче уллары Рәйханның фаҗигале үлеме еллар үтсә дә, онытылмый, әмма оныклар хакына яшисе, киленебезгә булдыра алганча ярдәм итәсебез бар, ди Рәйсә апа.

Нормабаш белән танышуымны дәвам итеп, нәкъ авыл уртасында ук урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына үтәм. Дәвалану узучы апаларның укол алырга килгән чакларына туры килдем. Алардан соң Сәйдә исемле кечкенә кызы белән Алия килеп керде. Чираттагы прививка вакыты икән. Фельдшер Рәсимә Фатыйхова нәни кызны күзәткән арада үземне кызыксындырган сорауларымны бирәм.

– Авылда мәктәп, балалар бакчасындагы һәм яңа туган сабыйларның саны дистәгә җитә. Яшь гаиләләр юк дәрәҗәсендә. Авыл халкының күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә, – дип сөйли Рәсимә Фатыйхова.

Рәсимә апа үзе Кили кызы, Нормабашка килен булып килгәненә дә өч дистә елдан артык вакыт узган. Ул килгән чакта фельдшер булып Фоадия Газизова эшләгән. Үз эшенең чын остасы булган Фоадия ханымның эшен лаеклы дәвам итүче Рәсимә апа да бүген Нормабашның хөрмәтле кешесе. Вакыт белән исәпләшми, авылдашларының сәламәтлеген кайгырткан авыл табибәсенә олысы да, кечесе дә бик рәхмәтле.

– Авылыбыз кечкенә булса да, халкы бик актив, нинди эш буенча мөрәҗәгать итсәң дә, бердәм булып катнашалар. Урамнарга планлы рәвештә үзара салым акчасына вак таш җәелә, чишмәләр ремонтлана. Үз теләкләре белән чишмә төзекләндергән авылдашларыбыз да бар. Мәсәлән, узган җәйдә шәхси эшмәкәр Фоат Борһанов «Маһирауза» чишмәсен төзекләндергән иде. Зират эчендәге юан агачларны кисү, территориясен чистарту, коймаларын төзекләндерү кебек эшләр өмә ясалып, авыл халкы көче белән башкарыла. Авылда клуб булмау – төп проблемаларның берсе, – ди авыл старостасы Рәйхан Фатыйхов.

Җыелыш була калса, һава шартларына карап, я урамда, я мәчеттә җыелалар икән. Иман йортының җыелыш үткәрү урыны түгеллеген аңласак та, башка урын булмаганлыктан, биредә җыелырга мәҗбүр булабыз, диләр. Әнә шулай һәр вакыйгадан чыгу юлын тапкан нормабашлылар клуб булмауны сәбәп итми, гөрләтеп Сабан туен да, авыл көнен дә, Яңа елын да оештыра. Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре бик ярдәм итә, рәхмәт аларга, ди авыл старостасы.

Бердәм һәм дус булып яшәүче Нормабаш халкының бүген иң зур хыялы клублы булу. Һәм алар хыялларның чынга ашуында район җитәкчелегенең ярдәменә зур өметләр баглый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев