Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылыбызның нур иясе

Һәр авылның үзенә генә хас игелекле кешеләре була. Язмамның герое Нурия апа – шуларның берсе.

Ходайның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк.
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Фәнис Яруллин.
Һәр авылның үзенә генә хас игелекле кешеләре була. Язмамның герое Нурия апа – шуларның берсе. Язмыш тарафыннан рәнҗетелсә дә, ул тормышка сокланып, кешеләрне яратып, бар җиһанга рәхмәтле булып яши.
1940 елның салкын бер гыйнвар иртәсендә Нөнәгәр авылында Гафиулла абый һәм Вазифа апа гаиләсендә, апасы белән абыйсына куаныч булып,бер кызчык дөньяга килә. Аңа нур иясе дип, Нурия исеме кушалар. Тик язмыш аяусыз шул: Нурия тумыштан гарип булып туа. Бәхетле гаиләне аяз көнне яшен суккан кебек булса да, туганнары кызны үз канатлары астына алып, иркәләп кенә үстерә. Тормыш шулай җай гына барганда, илгә зур кайгы килә: Бөек Ватан сугышы башлана. Күп кенә авылдашлары белән Нурия апаның әтисе дә сугышка китә. Язмыш гаиләне сынавын дәвам итә. Авылларыннан иң беренче кара пичәтле кәгазь Нуриянең әтисенеке була. Әнисе Вазифа апа сынмый, сыгылмый. Ялгыз 3 баланы тәрбияләү дә күп көч сорый торган вакытта, берсе гарип булуга карамастан, үзендә балаларын тәрбияләргә көч таба, аларны укытып кеше итә, хәтта гарип кызына да 4 класс белем бирә. Абыйсы белән апасы үз гаиләләрен коралар, Нурия исә әнисе тәрбиясендә яши. Тормыш Нурия апаны тагын сыный: 1988 елда әнисе Вазифа апа вафат була. Бер бер артлы абыйсы белән апасы да үлеп китәләр.
Бүгенге көндә Нурия апа ялгызы гына гомер кичерә. Күңеле белән таулар күчерерлек көче булса да, Нурия апага тормыш итәргә авыр, шуңа күрә 2005 елдан башлап, социаль хезмәткәр Рәмилә Гомәрова карамагында. Рәмилә 16 елдан бирле, авырсынмыйча, Нурия апаны тәрбияли. Алай гына да түгел, ул аның инде уң кулына, киңәшчесенә әверелгән. “Ярый әле Рәмиләм бар. Мине үз әнисен тәрбияләгәндәй тәрбияли: бөтен өем җыештырулы, өс-башым чиста, тамагым тук. Мин ялгыз түгел,”– ди ул, шатлык яшьләрен сөртеп.Тормыш тарафыннан рәнҗетелгән булса да, Нурия апа сәламәт кешеләрне дә көнләштерерлек тормыш алып бара: бик күп газета-журналлар алдыра, киңәш сорап килгән авылдашларына төпле киңәшләрен бирә. Алай гына да түгел, кулыннан килгән кадәр кешеләргә булышырга гына тора. Аның иганәчелек ярдәмен саный башласаң, кечкенә генә әбинең күңеленә никадәр изгелек салынганына сокланасың: зират капкасын ясарга – 40 мең, мәчет ремонтына һәм капкасын төзекләндерүгә 90 мең сум акча биргән, үзе кебек язмыш тарафыннан кимсетелгән 7 инвалид балага 2шәр меңлек бүләк әзерләгән. Мәчеттә үткәрелә торган Коръән ашларына да акчалата да булыша, корбан да чалдырта, ай билгеле бер күләмдә сәдака биреп бара. Туганнарын да матди ярдәменнән ташламый, әҗәткә акча сорап килгән авылдашларын да кире какмый. Кешеләргә ничек тә булыша алуыннан ямь табып, матур итеп яши Нурия апа.Авылыбыз өчен бик күп игелекле эшләр эшләр эшләгән Нурия апа шушы көннәрдә мәктәп һәм балалар бакчасы балаларын да сөендерде: мәктәпкә эш кораллары алырга, ә бакча балаларына уенчыкларга 50 мең сум акча бирде. Барлык балалар, әни-әниләр, мәктәп һәм бакча коллективы исеменнән Нурия апага рәхмәт хисләребезне белдерәбез. Авылдашларының ихтирамын тоеп, сәламәтлектә, бәхетле картлык кичерүен телибез.


Рәзинә Гыйльфанова.
Фото Рамилә Гомәрованыкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев