Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Авылым гүзәллеге"проектының финалистлары билгеле!

#авылымгүзәллеге проектының идея авторы – Раил Галиев. Оештыру эшләре нигездә Татнетны үстерү фонды тарафыннан алып барылды.

Проект Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә үткәрелде. 21 көн дәвамында әлеге проект кысаларында көн саен туган авылыңның гүзәллеген күрергә һәм әлеге гүзәллекне башка кешеләргә дә ирештерергә кирәк иде.

Проектның идея авторы – Раил Галиев. Оештыру эшләре нигездә Татнетны үстерү фонды тарафыннан алып барылды.

Марафонда Австралиядә яшәүче райондашыбыз Финзия Газизова да катнашты. 

Проектны оештыручылар фикеренчә, авылларын иң кадерли һәм ярата торган кешеләр Биектау, Арча, Балтач, Теләче районнарында яши. #авылымгүзәллеге проектында иң күп катнашучылар нәкъ менә әлеге районнардан.

Райондашларыбыз Гөлфинә Әхмәдиева, Энҗе Галиәхмәтова, Гөлшат Ганиева, Дания Әхмәтшина, Инсаф Сәләхетдинов, Камилә Закирова, Лилия Гарифуллина, Рамил Нәҗипов, Раушания Нигъмәтуллина, Сәлимә Габделхакова, Чулпан Габделганиева, Эльмира Низамова, Куныр авыл китапханәсе, Финзия Газизова (Австралия) Балтач  авылларының гүзәллеген, матурлыгын, күркәм шәхесләрен бар дөньяга танытты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев