Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызларга аена 6 мең 350 сум акча түләнәчәк

Владимир Путин, шулай ук, җиде яшькә кадәр баланы карау буенча «больничный» әнинең эш хакыннан 100 процент булырга тиешлеген әйтте.

Россия Президенты Владимир Путин авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызларга аена 6 мең 350 сум акча түләүне тәкъдим итте.

«Йөклелегенең башында ук учетка баскан һәм матди яктан катлаулы тормыш хәлендәге хатын-кызларга айлык 6 мең 350 сум акча түләнәчәк», — дип белдерде Президент Федераль Җыенга еллык Юлламасында.  

Путин, шулай ук, җиде яшькә кадәр баланы карау буенча «больничный» әнинең эш хакыннан 100 процент булырга тиешлеген әйтте. Хәзерге вакытта бу түләү хезмәт стажына карый, шуңа күрә яшь әниләргә бу акчаның күләме бик аз. Больничныйны эш хакы күләмендә тулысынча түләү яшь әинләргә ярдәм булачак, ди Илбашы.

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәмә түләүләр балаларга пособиеләр