Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авырлыкны җиңәр өчен җылы сүз кирәк

Тормыш сынаулары беребезнең дә ишегеннән кермәсен, ә инде янәшәбездә ярдәм итә алырдай кешеләр бар икән, аларны этәрмәсәк иде

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрьнең беренче ункөнлеген инвалидлар декадасы итеп үткәрелә. Бу көннәрдә мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар аеруча да артты, алар өчен төрледән-төрле чаралар, бәйгеләр оештырылды.

Әлеге чараларга старт «Факел» клубында бирелде, анда «Сүз арыслан итә йөрәкне» дигән шигырь конкурсы һәм «Кышкы гүзәллек» дигән рәсем бәйгесе үткәрелде. Ункөнлек уңаеннан төрле авыл мәдәният йортларында да чикле мөмкинлекле кешеләргә багышланган кызыклы уеннар, җыр-моң, чәй табыны белән баетылган чаралар үткәрелде. «Хыял» үзәгендә исә, 6 декабрьдә дартс, бочча, коронхол, пневматик винтовкадан ату, күңелле стартлар кебек ярышлар үткәрелсә, 7 декабрьдә «Интеллект батл» уены узды, 9 декабрьдә, ягъни бүген, балалар өчен мастер-класс үтте.

Авырлыкны җиңәр өчен мөмкинлекләре чик-ле кешеләргә көч һәм, әлбәттә инде, һәрчак җылы сүз кирәк. Шушы ункөнлек эчендә алар өчен үткәрелгән чаралар ярдәмендә һәркем күңел рәхәтлеге алуга ирешкәндер дип ышанабыз. «Хезмәт» газетасы коллективы да 2022 елда мөмкинлекләре чикле кешеләргә аерым игътибар биреп, «Чикле мөмкинлекләрне чиксез итеп» исемле проект нигезендә язмалар урнаштырып барды. Аларда исемнәре инде таныш булган кешеләрне дә, шул ук вакытта әле бер тапкыр да ишетелмәгәннәрен дә күрергә мөмкин иде.

Язмаларыбыз геройлары арасында төрле язмышлылары булды, кемнәрдер инде балачактан язмыш сынавына каршы көрәш алып барса, кемнәрдер аяз көнне яшен яшьнәгәндәй, тормышлары гөрләп барган чорда авыр сынау алдында кала.
 

Тик ничек кенә булмасын, алар яшәр өчен генә түгел, әле ниндидер югары уңышларга ирешер өчен дә үзләрендә зур көч табалар һәм сәламәт кешеләргә дә үрнәк итеп куярлык үрләргә ирешәләр. Проектыбыз кысаларында газетабыз битләрендә урын алган язмаларыбыз геройлары белән янәдән бер кат танышып чыгыйк, менә алар – Балтачтан Ясминә Гозәерова, Ранил Гыйльванов, Сибгатуллиннар гаиләсе, Фәнис Сөләйманов, Зөлфия Галиева, Таһир Садыйков, Данил Хәбибуллин, Ева Александрова һәм аның улы Максим, Смәелдән Ясирә Усманова, Миңсур Вәлиев, Кариледән Чулпан Габделганиева, Рузия Галиева, Салавычтан Лилия Мөбарәкҗанова, Илназ Мәхмүтов, Илдар Хәмидуллин, Рәмис Саттаров, Чепьядан Булат Нәҗипов, Нөнәгәрдән Рауза Гафиятуллина; «Фикердәш» клубы үткәргән чараларга актив йөрүче гаиләләр – Ләйсән һәм Марс Сәләхетдиновлар, Гөлназ һәм Расил Гафиуллиннар, Руфия һәм Рөстәм Әүхәдиевлар, Зөлфия һәм Руслан Сәйдәшевлар, Рәзинә һәм Руслан Садретдиновлар; язмаларыбызда социаль яклау бүлеге һәм «Наз» үзәге, Карадуган гимназиясенең инклюзив сыйныфы эшчәнлекләрен дә, авыру балалар үстерүче әниләр һәм алар еш очраша торган проблемалар турында да яктырттык, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен үткәрелә торган чаралар, бәйрәмнәр дә газетабыз битләрендә урын алды. Шушы проектны әзерләгән, язма геройлары белән аралашкан вакытта мөмкинлекләре чикле кешеләргә тирә-юньдәгеләрнең бер җылы карашы һәм сүзе дә зур роль уйнаганын аңладык. Тормыш сынаулары беребезнең дә ишегеннән кермәсен, ә инде янәшәбездә ярдәм итә алырдай кешеләр бар икән, аларны этәрмәсәк иде. Аларның бер елмаюын күрү дә зур бәхет бит ул.

Урын өстендә ятучы райондашларыбыз да читтә калмый. Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин, инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлеге чикле ике райондашыбызның гаиләләрендә булып – Балтач бистәсендә яшәүче Асия Шәфигулла кызы Заһидуллинага һәм Түбән Ушма авылында гомер кичерүче Мария Алексеевна Никитиналарның хәлләрен белешеп, күчтәнәч пакетлары тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев