Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аякларына күз дә иярми. Кемнең? (+фото)

Почта бүлекчәләрендә “урак” өсте, чөнки вакытлы матбугатка язылу бара

Әлеге чараның ничек үтәсе урыннардагы хат ташучылар хезмәтенә нык бәйле.

Хәзерге хат ташучы халыкны газета-журналлар, хат-посылкалар белән тәэмин итүче генә түгел, бүгенге алар  бухгалтер да, сатучы да. Ә матбугатка яздыру чорында аларның эше икеләтә арта. Район буенча шушы вазифаны 63 кеше башкара. Барысы да хатын-кызлар. Бөрбаш авылы хат ташучысы Эльвира Кәримуллина исә шуларның берсе һәм  бу юнәлештә мактаулылар рәтендә. Газета-журналларга яздыру буенча да иң зур күрсәткеч аның участогында. Узган  яртыеллыкта подписка планын  беренчеләрдән булып үтәп чыккан. Акча белән эшләүдә дә бик төгәл. Cубсидияләрне дә, өлкән яшьтәге кешегә пенсияләрен дә үзвакытында сәгате-минуты белән китереп җиткерә.

Эльвираның хат ташучы булып эшли башлаганына нибары бишенче ел гына, әмма шушы кыска гына вакыт арасында да бары уңай сыйфатларын гына күреп бик сокланам. Уңган кеше ул: гаиләсендә дә, эшендә дә өлгер. Ачык йөзле почтальонканы халык та үз итә. „Аякларына күз дә иярми!” – диләр аның турында, үзен җылы сүзләр белән каршы алалар, рәхмәт әйтеп озатып калалар, – ди  бүлекчә җитәкчесе Рәсилә Һадыева.

Эльвираның  хезмәтеннән авыл халкы да канәгать. Авылның һәр йортында көтеп алган кунак кебек ул.

 – Эльвирабызны бик яратабыз, ачык йөзле, һәр  соравыбызга төгәл җавап бирә, өлкән кеше бугач, гозерләребез дә еш була, аларга да каршы килми.Рәхмәт аңа. Берәүләргә көндәлек матбугат, берәүләргә пенсия-субсидия, сирәк булса да, хат-хәбәрен дә китерә ул. Вакытында күренмәсә, зур хафага төшәбез. Газета-журналларны күпме күзәтеп барам, әмма бер басма матбугатта да хат ташучы хезмәтенең авыр һәм катлаулы булуы турында киңәйтеп язылмый. Ә аларның эше искиткеч кыен. Хәзер бит халык газетага язылырга да почтага үзе бармый, хат ташучыларга гына әйтеп җибәрә, – ди  пенсиядәге укытучы Суфия Исхакова.

Элек һәр гаилә 5-10 төрле газета-журнал яздырта иде. Хәзер кеше телевизор, интернеттан мәгълүматны күбрәк ала. Шуңа да вакытлы матбугатка язылуны кирәк тапмый. Әмма бу нисбәттән Бөрбаш халкы әле дә газета-журналларны бик яратып укый икән. Узган ел Бөрбаш почта бүлекчәсенең “Иң күп журнал яздыручы бүлекчә” булып танылуы, газетага яздыру планын вакытында үтәп барулары бу як халкының укымышлы булуы турында сөйли.

 – Халык республика газеталарын да, үзебезнең  “Хезмәт”не дә бик яратып укый. Халык яратып укыгач, газеталарга язылып торгач, безгә дә күңелле, эшләргә дә рәхәт, – ди Эльвира Кәримуллина.

Хезмәте матур булган кебек, гаилә тормышы да бик күркәм Эльвираның.  Тормыш иптәше Илфар белән ике бала тәрбиялиләр. Олысы Райнур дүртенче сыйныфта белем ала, кечкенәләре Регина киләсе елга укырга керә. Кукмара районында туып, бәхетен Балтачта тапкан Эльвирага Бөрбашның күпсанлы абунәчеләре кебек без дә эшендә зур уңышлар телибез.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугатка язылу бара