Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айдар Галимов: “Ирләрнең читкә йөрү-йөрмәве хатыннан тора”

Артистмы ул, шофермы — ирләрнең читкә йөрү-йөрмәве күбрәк хатыннан тора. Иреңнең читкә йөрмәвенә үзеңнең яхшылыгың, назың, сафлыгың, кешелеклелегең, сексуальлегең белән генә ирешеп була.

"Артистмы ул, шофермы — ирләрнең читкә йөрү-йөрмәве күбрәк хатыннан тора. Иреңнең читкә йөрмәвенә үзеңнең яхшылыгың, назың, сафлыгың, кешелеклелегең, сексуальлегең белән генә ирешеп була. Соңгысы хәтта гаилә тормышында төп рольне уйный дип әйтсәк тә була", - дигән иде ул бер әңгәмәсендә. Ә мәхәббәт?!

— Мәхәббәт ул — җан белән җан арасындагы аңлатып булмый торган тойгы, аңа дөрес аңлатманы тик Ходай Тәгалә үзе генә бирә аладыр. Мин Зиләгә көннән-көн гашыйк була барам. Ул җыр-моңга сәләтле, кешелекле, мәдәниятле, укымышлы, тарихны яхшы белә. Әнә шул сыйфатлар да бик күп йогынты ясый. Иҗат кешесенә гаиләне булдыру һәм саклап калу җиңел түгел. Бигрәк тә иҗат кешесенең — безнең кебек өйгә кайтып кермәгән ирләр гаиләсендә.

Беркөнне Фидан абый Гафаров турында тапшыру карадым. Фидан абый янында хатыны Фәридә апаның барлыгын ишетеп белә идем, күргәнем юк иде. Аның нинди акыллы, зирәк хатын икәнен аңлау өчен бер җөмләсе җитте. «Фидан бит ул - халыкныкы. Ул — зур кеше, талант­лы шәхес. Талантлы кеше, иҗат кешесе исә азат булырга тиеш», — диде.

Зиләдәге сабырлыкка, ихтыяр көченә сокланам. Балаларны ул үстерде. Иң мөһиме - ул әти абруен читкә куймады. Балалар да мәхәббәт өсти. Гаиләдә күп нәрсә ир-егеттән тора. Ләкин балалар тәрбияләүдә төп рольне хатын-кыз уйный. Гастрольләрдә йөреп, балалар үскәнен күрми дә калдым. Кызларымның, бигрәк тә өлкән кызымның, үскәнен бөтенләй күрмәдем. Хәзер улым янында күбрәк булырга тырышам.

Оныгыбыз Сафия тугач, кабат яшьлеккә кайткан кебек булдык. Баланың баласы балдан татлы, дип әйтәләр бит. Хәзер нигә шулай әйткәннәренә төшендем инде.

Һай, мәхәббәтле дә инде үзе!

Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш