Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айрат Хаҗиев – 25 ел ашыгыч хезмәттә

Һәр минут-секунд кадерле чакта авыру янына барып җитеп, аны үлем кочагыннан йолып алучы шофер

Бик нык авырып киткән вакытларыбызда ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәбез. Биредәге кайбер кешеләрнең хезмәте, турыдан-туры булмаса да, игелек кылу белән бәйле. Үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә инде 25 ел шофер булып эшләүче Айрат Хаҗиев – шундыйларның берсе. Һәр минут-секунд кадерле чакта авыру янына барып җитеп, аны үлем кочагыннан йолып алу шоферның машина белән ничек идарә итүеннән дә тора. Шулай да Айрат абый бу хакта үзе: “Район эчендә юл бирүче шоферлар күбрәк булсын иде. Чөнки ашыгыч чакыру буенча барганда алар да киртә була. Әлеге минутларда һәрбер шофер үзен ярдәм көтүче кеше урынына куеп карасын иде”, ди.
Шоферга руль артында гына утырырга туры килми. Машинасын карап, төзек хәлдә тотуның мөһимлеге турында әйткән дә юк. Авыруны хастаханәгә алып китәргә кирәк булган очракта, үзе йөрерлек хәлдә булмаса, өеннән күтәрешеп алып чыгарга, ашыгыч ярдәм бүлегенә алып керергә кирәк. Озак еллардан бирле үз хезмәтен намус белән башкарган шоферга быел май аенда өр-яңа “Соболь” машинасы биргәннәр. Ә хезмәт юлы буенча карасак, бу инде яңа дүртенче машинасы Айрат абыйның. “Соболе” бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган, шуңа да ерак юлларга да тыныч күңел белән кузгала шофер.
– Бу яктан Айрат Вәлиевич безнең уң кулыбыз. Ул салондагы медицина аппаратурасының эшчәнлеген энәсеннән җебенә кадәр белүче һәм һәрчак безгә ярдәмгә килүче кеше, – ди ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Ирина Шакирова. – Хезмәттәшебез бик яхшы, тәвәккәл, тыныч, сабыр, кайгыртучан, һәрбер эшен җиренә җиткереп башкаручы кеше. Көндезме, төнләме, бурандамы, яшендәме кайчан гына кисәк эшкә чакыртырга туры килсә дә, каршы килми.
Билгеле, бүгенге көндә шартлар башка. Ашыгыч ярдәм машиналары уңайлы, заманча җиһазландырылган. Авырулар гына кимеми. Кичен, төнлә, һава торышы бозылганда чирләр көчәя, чакырулар да арта, дигән сүз. Димәк, шоферга да уяу булырга, җитезлек күрсәтергә кирәк. – Безнең эштә тәмле телеңне жәлләмәскә һәм шул ук вакытта киң күңелле дә булырга кирәк. Чөнки кайбер авыруларны тынычландыру, аларга үзләрендә ышаныч кертү өчен дә көчебездән килгәнчә тырышабыз. Авыр хәлдәге кешене вакытында хастаханәгә алып килеп җиткереп, аның тормышын саклап кала алабыз икән, әлбәттә, моның өчен чиксез сөенәм, – ди алдынгы шофер. Һәм әлеге тынгысыз хезмәтенең төп җимешләрен – рәхмәтле райондашлардан күрә ул. Бер җылы сүз мең бәладән коткарган кебек, бер рәхмәт мең михнәтне оныттыра шул.
Айрат абыйның эшенең бөтен нечкәлеген гаиләсендә дә аңлап кабул итәләр. Шулай булмаса бу эштә эшләп тә булмас иде, ди ул. Тормыш иптәше Рәмзия апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Айдар гаилә корып, тормыш иптәше Айгөл белән уллары Айбулатны үстерәләр. Айдар Балтач урта мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшли. Олы кызлары Зөһрә әтисе хезмәтенә якын эш сайлап, медицина көллиятен тәмамлаганнан соң, ДРКБның неврология бүлегенә урнаша. Икенче кызлары Зөлфия КФУның икенче курсында белем ала, төпчекләре Зөлфәт әлегә 9 сыйныфта укый. Рәмзия һәм Айрат Хаҗиевларның балаларын да бик тырыш һәм уңган балалар диләр. Алма алмагачыннан ерак төшми шул, һәрбер бала әти-әни тигезлегендә, алардан үрнәк алып үсә.
Әйе, һәркемнең бу дөньяда үз юлы. Аны кешеләргә кирәкле һәм хөрмәткә лаек булып үтү бәхет түгелмени! Һәм шул ук вакытта һәрбер шофер юлларда исән-сау йөреп, гаиләсе янына, җылы йортына сөенеп кайтып керсә иде.

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айрат Хаҗиев