Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аздан күңел була,.. Рауза апа рәхмәт әйтә

"Сезне дә шулай зурлап хөрмәт итсеннәр, яратсыннар!"

Олыгайгач, һәрнәрсәгә тирән мәгънә белән карый башлыйсың икән ул. Менә мин дә, 80 яшен тутырган мәгариф ветераны, юбилеем җитүен сабыр гына көттем. Гадәттәгечә узар да китәр дидем. Әмма ул мин көткәннән  күпкә күркәмрәк, истәлеклерәк булды. Гади бер авыл карчыгының туган көнен шулай зурлап искә алган район җитәкчелегенә, район мәгариф идарәсенә, район ветераннар советына, районның инвалидлар җәмгыятенә, гаиләмә-улыма, киленемә, оныкларыма, туганнарыма, якыннарыма, бергә эшләгән хезмәттәшләремә, укучыларыма, мәчет әһелләренә, авылдашларыма, дусларыма чиксез рәхмәтлемен. Рәхмәт яусын мәңге аерылмас дустым - "Хезмәт"  газетасына, редакциядә эшләүче укучыларыма, хәбәрчеләргә, рәхмәт яусын юбилеемны күркәмләндергән һәркемгә! Исән-имин яшәгез, авырлыклар күрмәгез, Сезне дә шулай зурлап хөрмәт итсеннәр, яратсыннар!

Рауза Зиннәтуллина,

Яңа Салавыч авылы.

Рамазан Фәрзиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты