Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азык-төлек хаклары ник арта?

Макаронга, йомыркага һәм бәрәңгегә бәяләрне көйләү бу продуктларның кыйммәтләнүенә китерә.

Бу хакта МДУ икътисад факультетының Икътисади сәясәтне өйрәнү үзәге директоры, Русия финанс министрының элекке ярдәмчесе Олег Буклемишев сөйләде.
"Әгәр бәя механизмына тыгыла башласак, өстәмә эффектлар барлыкка киләчәк. Бәяләр дәүләт "көйләргә” карар кылган товарларга үсәчәк. Бу очракта макарон, йомырка һәм бәрәңге кыйммәтләнәчәк", - ди Буклемишев.

Аның сүзләренә караганда, җитештерүчеләр экономияли башлаячак: товарның сыйфаты төшеп, продуктның һәм төргәкләрнең күләме кимеп, контрольдә тотылмый торган аналогларга бәяләрне арттыра башлаячаклар. Товарлар бәясен көйләү, икътисадчы билгеләп үткәнчә, аларның дефицитына китерә, чөнки җитештерүчеләр отышсыз шартлар аркасында базардан китәргә мөмкин.

Элегрәк Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәк хакимиятләренә җитештерүчеләр белән макарон, йомырка һәм бәрәңгегә бәяләрне арттырмау турында сөйләшүләр уздырырга киңәш итте, дип хәбәр итә Nation News агентлыгы.

Русия икътисад министрының аграр сектор мәсьәләләре буенча элеккегэ урынбасары Иван Стариков: бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салырга омтылу нәтиҗәсез, ә проблеманы мохтаҗларга максатлы ярдәм белән хәл итәргә кирәк, дип яза Кызыл таң.

Фото: ТАСС.

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр арта