Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бабаем – горурлыгым»

Җәй көне авылда кунакта булганда ул миңа бик күп эшләрнең серләрен өйрәтте. Бабаем – тимер остасы, тимердән ниләр генә эшләми ул!

Бу – минем бабам. Аның исеме Наил. Ул 1944 нче елның 30нчы июнендә Нөнәгәр авылында гаиләдә төпчек бала булып туа. Мәктәпне укып бетергәч, Үрнәк училищесында механизатор һөнәрен үзләштерә. 3 ел Германия илендә армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач колхозда тракторда, экскорваторда эшли. Фермада инженер хезмәтен үти. Бабаем алдынгы хезмәткәр, ул – хезмәт ветераны. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.

Бабаема быел 75 яшь тулды. Мин аны бик яратам. Җәй көне авылда кунакта булганда ул миңа бик күп эшләрнең серләрен өйрәтте. Бабаем – тимер остасы, тимердән ниләр генә эшләми ул! Авылда да аны хөрмәт итәләр, гел киңәш сорап киләләр.

Бабаем бик акыллы, белемле. Мин дә аның кебек булырга телим. Мин бабаем белән бик горурланам.

Кәрим Фәрзетдинов,

Балтач гимназиясенең

2 а сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бабам турында бабай