БАБАЕМ, СИНСЕЗ ҮТКӘН ӨЧ ЕЛ…
Бабаем Фәрит Әхәтов – әниемнең әтисе турында язарга күптән хыялланып йөри идем, менә хәзер хыялымны чынга ашырам. Районда бабамны белмәгән кеше сирәктер, ул лаеклы ялга чыкканчы район эчке эшләр бүлегендә эшләде.
Бабам Салавыч Сәрдегәне авылы егете. 1965 елда мәктәпне тәмамлый һәм бер ел хәзерге «Татарстан» колхозында эшләп, Совет Армиясе сафларына алына. Эшләгәндә ул бик күп мактауларга лаек була. Армиядән өлкән сержант чинында әйләнеп кайта. Кайберәүләр кебек, мин армиядән кайттым дип, айлар буе ял итеп ятмый ул. Холкы да андый түгел аның, үзе яратып сайлаган тракторчы һөнәрен дә бик сагынган була. Өстәвенә, ишле гаиләдә ул өлкән бала. Әти-әнисенә тизрәк ярдәм итәсе, кул арасына керәсе килә егетнең. Башта колхозда, аннан «Сельхозтехника»да тракторчы булып эшли. Үзе турында «эшчән, тиз аралашучан, сүзгә оста» дигән матур фикер уяткан егетне, ул чакта бик сирәкләргә генә туры килгән комсомол путевкасы белән полициягә эшкә алалар. 1969 елның 21 ноябре була бу. Эшләү дәверендә бабаем бик күп җинаятьләр белән очраша һәм үзен бик булдыклы, үз эшенә тугрылыклы белгеч итеп таныта. Белемен күтәрү турында да онытмый, читтән торып Алабуга полиция мәктәбен тәмамлый. 1971 елдан бабамны участок инспекторы итеп билгелиләр. Аның участогына Балтач, Сосна, Карадуган һәм Шубан авыл советлары территориясенә кергән авыллар һәм оешмалар керә. Ул як кешеләре аны әле дә сагынып, хөрмәт белән искә ала. Үзең турында киткәннән соң да «әйбәт кеше» дигән фикер калдыру – бу да бик сирәкләргә генә эләгә торган бәхет. Эшләү дәверендә ул Балтач авыл советы буенча 4 чакырылышта депутат булып сайлана, үрнәк эше өчен «Полиция отличнигы» значогы, 1-2-3 дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медальләре, бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Ул чакта район газетасында да аның турындагы җылы язмалар бер-бер артлы басыла. Бабаем аларны гомеренең ахырына кадәр күз карасыдай саклый.
Эшкә принципиальлек, шул ук вакытта теләсә нинди ситуациядә кешене аңларга омтылышы, башкаларны хөрмәт итүе бернинди бүләкләр белән дә бәяләнә торган сыйфатлар түгел, билгеле. Эх, күбебезгә нәкъ менә шушы характер үзенчәлекләре җитми дә бит!
Бабаемның сәләтләре сөйләп бетергесез аның, район Халык театрында да уйнады, спектакльләр дә куйды ул, тамашачылар бик яратты аны. Һәр чыгышыннан соң чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр аңа, бабам белән сокланып, тамаша карап утырганымны бүгенгедәй хәтерлим.
Бабаем үзгә холыклы, көчле табигатьле кеше иде. Әнә, полициянең дәрәҗәсе дә, акчасы да арткан бер мәлдә, хезмәт елы тулуга ук, ул пенсиягә китә. Сәламәтлеге дә, авторитеты да әле озак еллар эшләрлек иде, югыйсә.
Ә ул, берни булмагандай, бөтен вакытын бакчачылыкка, гаиләсенә – балаларына, оныкларына багышлап, бөтенләй икенче тормыш белән яши башлый. Әйтерсең, участок инспекторы булып эшләгән елларында, көнне төнгә ялгап эшләп, үз гаиләсенә биреп бетерә алмаган җылылык һәм кайгыртучанлыкны бирергә омтыла. Тормыш иптәше – дәү әнием Эльза белән 2 кыз, 1 егет тәрбияләп үстерәләр, балаларын олы тормыш юлына бастыралар. 2 кияүләре, 1 киленнәре, 7 оныклары бар бабаем белән дәү әниемнең.
Җәй көннәрендә аларның бакчаларына керсәң, чыгасың килми иде. Берсеннән-берсе матур чәчәкләр, ничәмә-ничә төрле яшелчәләр, агачлар үсә. Бабаем аларның һәркайсының «телен», «холык-фигылен» белгән, күрәсең. Югыйсә, чәчәкләре башкаларныкына караганда матуррак, җиләк-җимеше, яшелчәләре мул һәм тәмлерәк булмас иде.
Искиткеч туганчылыклы, һәркемгә әллә каян балкып иң беренче үзе сәлам биреп, ярдәм сорап килгән кешене кире какмый торган бабамның тормышы сүз белән аңлатып булмаслык матур булды. Бабаем кебек кешеләр бик сирәк очрый бу дөньяда, кадерләрен белсәк иде…
Бүген бабам арабыздан киткәнгә нәкъ 3 ел булды. 2017 елның 17 июлендә гаиләбезнең иң якты кояшы сүнде. Бабам, сине искә алмаган бер генә көнебез дә юк. Балаларыңа – чын әти, оныкларыңа – чын бабай була белдең син. Синең кебек оныклары өчен үлеп торган бер генә бабай да юктыр бу дөнья йөзендә. Аллаһ теләсә, син ясап биргән уенчыклар белән минем балаларым да уйнар, син биргән киңәшләрне алар да истә тотыр, синең кебек ут чыгарып, алар да гармун уйнатыр… Синең турында сөйләп туялмыйм мин, бабам! Менә дигән кеше идең бит син... Нигә шулай иртә киттең безнең арабыздан?.. Сине искә алуга, синең фотосурәтләреңне күрүгә күңелем тула, елыйм. Атылып кереп килер идем сезнең ишегалдына, гараж төбенә утырып, гел дә нидер эшләп, чын күңелеңнән елмаеп, көлеп каршы алыр идең син мине… Син безгә бик җитмисең, бабаем…
Әлеге язма балалары Фәридә, Фәния, Нияз һәм оныкларыннан кадерле әтиебез һәм бабаебызның якты истәлегенә багышланды.
Фото гаилә архивыннан. Бабаем оныклары Динә (сулда) һәм Алсу белән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев