Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бабайлар һәм оныклар (фото)

Редакциябез күршесендә генә яшәүче Рашит абый безнең типографиядә эшләп лаеклы ялга чыккан Равилә апага гомере буе рәхимле тормыш юлдашы булды, ә хәзер, әнә, кызларына оныклар тәрбияләшергә булышалар.

Рашит абый бигрәк онык җанлы инде, аларның күңелләре булсын өчен сабый өммәтләренә кереп бетә. Әнә бит, бинокль алып биргәннәр дә, хәзер шуннан урамны күзәтәләр. Яшәү дәверендә үзе өчен дә, башкалар өчен дә яхшы булган Рәшит абыйга сокланмый мөмкин түгел, әле күптән түгел Норма авылында яшәүче, оныкларым дип өзелеп торучы Госман абыйга хәйраннар калып кайткан идем: ишегалдына үз куллары белән волейбол ятьмәсе үреп элгән, ял итү һәм уен өе ясап биргән, капка төбендә үзе ясаган атынчык, бакчасында бассейны... Андый бабайларга Ходай хәерле озын гомерләр бирсен, һәрчак шулай башкаларга үрәк булып яшәүләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250