Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм алды көннәрендә Балтач егет-кызлары паспортлы булды

Россия көне алдыннан, районыбызда яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы узды.

Бүген Балтач районы ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган яшүсмерләргә паспорт тапшырдылар.

Килгән кунакларны, чарада катнашучыларны иң элек ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова сәламләде. Бүгенге бәйрәмнең һәм паспортның ничек барлыкка килүенең тарихы белән таныштырып узды.

Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, яшьләр һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Айсылу Нуриева, Балтач районы «Бердәм Россия» партиясен хезмәткәре Айрат Хәйруллин, «Яшь Гвардия» иҗтимагый оешмасы волонтерлары балаларга җылы теләкләрен ирештерделәр.

Россиянең яшь гражданнарына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт