Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм уңаеннан изге теләкләр

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелемнән күркәм бәйрәм – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм!

Гаилә – тормышы-бызның иң мөһим өлгесе. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлык-ларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә, өлкән буын вәкилләреннән яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләребез, мәдәни традицияләребез күчә.

Бу бәйрәм көнендә бигрәк тә озак еллар бергә гомер иткән, төрле вакыйгаларны кичергән, тик шулай да мәхәббәт һәм тугрылык саклап кала алган гаиләләрне тәбриклисем килә. Барлык әби-бабайларның, әти-әниләрнең, балалар һәм оныкларның бер-берсен ихтирам итеп, яратып, аңлашып яшәвен, гаилә учакларының беркайчан да сүнмәвен телим.

Шулай ук күп балалы ата-аналарга һәм тәрбиягә бала алып, аларга ярату, кайгырту, җылылык бүләк иткән гаиләләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Балаларның үсүен күрү, аларның зур һәм кечкенә җиңүләренә сөенү хисенең бик зур хезмәт, сабырлык соравы һәм, шул ук вакытта, иң олы бәхет булуы сезгә башкаларга караганда да ачыграк билгеле.

Районыбызда бәхетле һәм тату гаиләләр күбрәк булсын иде. Гаиләгезне саклагыз һәм яклагыз, бер-берегезне яратыгыз, сабыр һәм игелекле булыгыз. Бәхетне күктән эзләмәгез, ул җирдә, сезнең яныгызда. Насыйп ярларыгызны кадерләгез, җан җылыгызны җәлләмәгез. Балаларыгыз пар канатта үссен, бар яктан да үрнәк булыгыз аларга. Гаилә бәхетеннән дә зур бәхет юктыр бу дөньяда. Барыгызга да тигез, парлы, имин, бәхетле гаилә тормышы телим. Гаиләдән дә мөһимрәк бернәрсә дә юк, шуны онытмагыз!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне