Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмнәр уңаеннан котлаулар

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне якынлашып килүче Халык-лар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм. 


Халыклар бердәмлеге көне ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра.

Балтач — илебез территориясендә тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган район.

Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без — көчле халык. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.


Билгеле булганча, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде. Шушы вакыт эчендә Төп Законыбыз нигезендә республикада, шул исәптән районыбызда, икътисадны, социаль өлкәне, халыкның көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән сәясәт алып барылды. Рухи-мәдәни өлкәдә ирешелгән уңышларны да, Россия һәм республикакүләм программаларның тормышка ашырыла барылуын да шуның йогынтысы дип аңларга кирәк.


Кадерле райондашлар, сезгә гаилә иминлеге, сәламәтлек, тынычлык һәм муллык телим! 


Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм белән халык