Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакчаларында ни генә юк, җиләге дә, тәмле чәе дә...

Балтач бистәсендә яшәүче Наилә һәи Наил Гыйльметдиновлар уңганлыклары, матурлыкны ярата белүләре белән аерылып торалар.

Әлеге гаиләнең ишегалды шау чәчәктә утыра, чәчәкләрнең бөтен төре дә бар диярлек монда, розалар да бик күп, розаларны Наилә ханым үзе үрчетә. Бик күп итеп яраннар үстерәләр, матур яраннары хәйран. Шундый да күп помидор үсентеләре... Быел петунияләрнең яңа сортларын алган Наилә апа.

Мал-туар да асрыйлар, мөгезле эре терлекләре дә бар. Бик тырышлар. Ике ул ул үстергәннәр, Нияз белән Ильяс, берсе өйләнгән. Наил абый балта остасы. Капка төбенә куйган ак савытларны да Наил абый үзе ясаган. Наилә апа ветаптекада эшләгән, кайнанасы авыргач, эшеннән туктаган.

Кыш көннәрендә ишегалларында матур-матур кисмәкләр тора, розаларны матур булсын дип шулар белән каплап куялар. Аларын да Наил абый үзе ясый. Йөзләп чеби үстерәләр, аннан тагын йөзне алалар.

Балтачыбыз әнә шундый Гыйлҗметдиновлар кебек уңган, яшәү кадерен белә торган кешеләре белән күркәм.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы матурлык

2
X