Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакый ага кешеләрнең эталоны иде

Сүзем шушы район җирлегендә туып-үсеп эшләгән, халыкка иксез-чиксез игелек күрсәтеп, бу елда гына бакый дөньяга күчкән Бакый ага Шәймуллович Зыятдинов хакында.

Үзем - мин элеккеге Тәкәнеш районында туып, Арча урман хуҗалыгына яшь белгеч булып, урманчы һөнәре белән - 1960 елда килеп шушы төбәктә уңышлы гына эшләдем. Бакый ага эшемдә бик зур йогынты ясады. Урман хуҗалыгының Кенәбаш авылы өстендә 20 гектар мәйданда агач үсентеләре үстерү питомнигы бар иде. Анда эшләгән чорымда (1960- 2014)100000000(бер йөз миллионнан) артык үсенте үстерелде. Бу эштә миңа Бакый аганың ярдәме күп тиде. Ул җитәкләгән Карадуган мәктәбе укытучылары һәм укучылары үсентеләр арасында чүп үләннәре утау, туфракны йомшарту дисеңме... Әдһәм Садыков, Сәгыйрә, Сәхипҗамал, Мәдинә ханымнар җитәкчелегендә барысын да эшләделәр.
Менә шул еллардагы эш нәтиҗәсе буларак, Әтнә, Арча, Балтач районнары биләмәләрендә бер генә шәрә тау бите юк. Барысын да террасалап утырттылар, агачлар белән капланган җирнең су һәм җил эрозиясеннән җимерелүе тукталган. Ул гынамы әле?! Карап торырга нинди матур. Кая гына барсам да, республикабызның төньягы буйлап туктап карап торып, үзем дә сокланам бу хезмәтләргә! Арча район газетасы битләрендә Бакый аганың урманчылар династиясе дип аталган язмасы - «дөнья» күргән иде. Ул анда Сәйфетдин, Хәйретдин, Гыйльметдин, Гарәфетдин, Гыйләҗетдин абзыйлар - урманчылар хезмәтен зурлап язган иде!
Инде менә хәзер үзен дә бу династиягә кертәсе килә. Хәләл җефете Мәдинә ханымның туганлык җепләре дә шул династиягә тоташа. Бакый аганың төп укытучы һөнәрен башкаруы газеталарда күп язылды инде. Рәхәтләнеп укыдык, Аллага шөкер. Бакый ага физика укытучысы иде! Физикада эталон дигән сүз бар (термин). Бу үлчәү берәмлекләре саклана торган җир. Бакый ага кешеләрнең дә кешеләре - эталоны иде! Эш сәләте зур, төскә-биткә, буйга-сынга искиткеч чибәр иде. Әдәпле сөйләм, энесе Азат Шәймуллович та бик зур кеше. Бакый аганың дәвамчысы Булат та югалып калганнардан түгел.
Бу язмамда күп кешеләрне искә алдым. Исәннәренә сәлам булып, бакый дөньядагыларга дога булып барып ирешсен. Аллаһы Тәгаләдән шуны үтенеп сорыйм. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250