Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакый Зыятдиновка тиздән мемориаль такта куелачак (фото)

Шушы көннәрдә Зыятдиновларның төп йортында Бакый Шәймулла улы Зыятдиновны зурлап искә алганнар.

Төп нигездә аның рухына Коръән укылган. Коръән ашына легендар шәхеснең энесе Азат, сеңлесе Тәэминә һәм аларның балалары гаиләләре белән кайткан. Соңыннан барлык туганнар Карадуган музеенда Бакый Шәймулла улына багышланган экспозиция белән танышканнар. Шулай ук мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган мемориаль такта белән дә танышканнар.

- Киләчәктә әлеге тактаны куюны зур чара итеп үткәрергә планлаштырып торабыз, - ди музей директоры Фирая Зыятдинова.

Соңыннан Зыятдиновлар гаиләсе Таузар авылында күпфункцияле үзәктә булып биредәге эшчәнлек белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250