Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бал кортлары да яклауга мохтаҗ

Казан шәһәрендә яшәүчеләр 23 май көнне бөтендөнья акциясенә кушылды. Ул, үз чиратында, экологик юнәлештәге иң күп кеше катнашкан чара буларак Гиннесс рекордлары китабына керәчәк.

"Бал кортларын яклый торган дивар төзү" акциясе Г.Камал каршындагы мәйданда үтте. Әлеге дивар - кул астында булган материаллардан ясалган коллаж белән бизәлгән конструкция. Аның төп композициясе булган кәрәз - ул тырышлык, хезмәт сөючәнлек һәм бердәмлек символы. Дөнья рекордын куюда һәркем катнаша алды.
Бу акциянең максаты - планетаның биологик төрлелеген тәэмин итүдә дөньяга умарта кортларының универсаль серкәләүче буларак асылын искә төшерү. Һәр кыш умарта колонияләренең 30-35 проценты үлә. Ел саен бу сан үсә бара. Мәсәлән, 2014 елның язында Пенза өлкәсенең Малосердобинский районында пестицидлар белән агулану аркасында 2 миллион бал корты үлгән. Шуның аркасында 400 умарта буш калган. Бу саннарның нинди масштабта икәнен аңлар өчен шушы ук өлкәдә булган тагын бер мисалны китерергә кирәк. 2013 елда тагын пестицидлар белән агулану аркасында 8(!) миллион бал корты үлгән. Бу шушы өлкәнең бал җитештерүдән коры калу дигән сүз.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: бал кортлары, үсемлекләрне серкәләп, бөтен кешелек туклана торган ризыкларның 30 процентын җитештерүдә "катнаша". Акция дәвамында казанлыларга умарта кортлары популяциясенең кимүе нәрсә белән бәйле, киләчәктә бу нәрсәгә китерергә мөмкин икәнен дә әйттеләр. Чара дәвамында балалар һәм олылар өчен күңел ачу, бал дегустациясе оештырылды. Акция шулай ук Россиянең 250 шәһәрендә, Германия, Франция, Болгария, Украина, Казахстанда да узды.
Бал кортларын яклый торган дивар төзүне Бөтендөнья бал кортларын яклау фонды оештыра, дип хәбәр итә интертат.ру.
Фото: http://vestichaplygin.ru/news/item485.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250