Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бал җыю чоры... бер ай, калганы...

Яз – табигатьтәге һәр җан иясе өчен яңарыш, тереклек чоры. Агач бөреләреннән башлап, бар нәрсә уяна.

Машина-трактор паркларында гына түгел, кечкенә корт ояларында да бөтенесе старт сызыгына баскан. Алар да, түземсезләнеп, җылы матур көннәрне көтә, умартачылары белән бергә җәйге сезонга әзерләнә. Районыбызда иң тәҗрибәле, танылган умартачыларның берсе – Түбән Кенәдән Айдар Сәмигуллин белән умартачылыктагы язгы мәшәкатьләр турында сөйләшәбез.

–Айдар, кортларыгыз ничек кышлады? Социаль челтәрләрдә төрлесен язалар, оясы белән кортлар үлеп беткән диючеләр дә бар. Сездә хәлләр ничек? Кыш алдагы еллар белән чагыштырганда шактый салкын булды бит. Зыяны булмадымы? Аларны корт өйләреннән чыгардыгызмы инде?

–Умартачылар кышлату чорын икегә бүлә: октябрь урталарыннан ана кортлар күкәй сала башлаганчыга кадәр чор – беренче, беренче үрчем чыкканнан беренче очуга кадәрге чор икенче кышлату чоры дип йөртелә. Кышлатуга килгәндә, без кортларны өйләргә кертмибез. Кышка тышта, кар белән күмеп калдырабыз. Быел кар күп булды, калын итеп кар белән күмдек. Кар астында салкынлык 5-6 градустан артмый, шуңа күрә быелгы салкын кыш аларга зыянлы, куркыныч булды димәс идем. Чаңгы белән менеп, март азагында карларын чистарттык, территориягә көл сиптек, алар инде күптән кардан арчылып бетте. Үзебезчә ревизия ясадык. Шөкер, кортлар әйбәт кышлаган дияргә була.

–Кортларны кар астында калдыру куркыныч түгелме соң? Кыргый, ач җанварлар һөҗүм итсә...

–Беренче ел гына шулай эшләмибез инде. Шөкер, әлегә кадәр тыныч булды.

–Кортлар әйбәт кышласын өчен көздән нинди чаралар күрәсез?

–Көздән һәр ояда 20 килограмм чамасы азык калдырабыз. Шуннан да аз калдырсаң, алар кышны бик көчсезләнеп чыга, чөнки ояда 2-2,5 килограмм корт кала, ә бер килограммга ун мең корт керә. Кышны алар азыкка кытлык сизмичә, тыныч үтәргә тиеш. Кыш салкын булса да, безнекеләр ашап та бетермәгән иде, әмма барыбер, язга чыгуга, тагын ашаттык. 75 процент шикәр пудрасын бал белән болгатып, бераз су кушып, камыр формасында азык куйдык һәм аксымга бай өстәмәләр дә бирдек. Көннәр җылытуга, ояларны юып, кортларны чиста ояларга күчерәбез. Җылы көннәр булганда төрле кушылмалар, әйтик, соя онына, кызыл ачы борыч, коры сөт болгатып куябыз (кортлар аларны чәчәк серкәсе урынына, балаларына ашатырга дип, ояга ташый), берәр стакан май аенда үскән әрем, чәчәк аткан чакта җыелган әрем, мәтрүшкә, нарат бөресе, ачы кызыл борыч салып кайнатып, бер литр шикәр сиробына 100 грамм исәбеннән әлеге төнәтмәне кушып бирәбез, җилсез, гел кояш төшкән урынга табакка су салып, азрак диңгез тозы кушып, кортларны шуннан су эчәргә ияләштерәбез. Аларга ризыктан тыш су да кирәк. Батып үлмәсеннәр өчен табак төбенә печән яки салам салабыз.

–Кечкенә генә кортларга әллә ниләр кирәк икән... Мәшәкате шактый...

–Шулай эшләмәсәң, җәй көне бал алам димә. Кортларны июльгә кадәр карыйсы, ашатасы. Бал җыю чоры бер ай. Җәй көне һәр ояда 6-8 килограмм, ягъни 60-80 мең кортың булмаса, яхшы балга өметләнә алмыйсың. Моның өчен эшче кортларның, ягъни быел туачак кортларның әйбәт, нык, көчле булуы кирәк. Февральнең 20лә-реннән инде әни кортлар күкәй сала башлый, 21 көннән яшь кортлар – эшче кортлар чыга. Бу чорда да азык күп кирәк. Шул ук вакытта ел әйләнәсе кортларны дәвалауны да онытырга ярамый. Гомумән, умартачылыкта вак-төяк дигән әйбер юк, кечкенә генә ваемсызлык та зур югалтуларга китерергә мөмкин.

–Бүгенге көндә тагын ниләр белән шөгыльлә-нәсез?

–Яңа рамнар әзерлибез, карайган, соры кортка дип бозган рамнарны алыштырабыз, ел саен 40-50 процент рамнарны алыштыру киңәш ителә, бу эшче кортлар вак булып чыкмасын өчен кирәк.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Умартачылык өчен дә уңышлы еллар килеп, куйган хезмәтегез бәрабәренә кортларыгыз күп бал җыйнап сөендерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яз язгы мәшәкатьләр