Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала хокуклары буенча республиканың вәкаләтле вәкилләре балтачлылар соравына җавап бирергә әзер

Республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре балтачлыларны кабул итә.

Агымдагы елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Казан шәһәр Думасы депутаты Татьяна Воропаева һәм балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина эшлекле визит белән безнең районга килеп, гражданнарны кабул итә.
Шул уңайдан безнең районның бала хокукларын яклауга кагылышлы барлык структуралары вәкилләре, шулай ук прокуратура, полиция хезмәткәрләре катнашында киңәйтелгән утырыш үткәреләчәк. Чарада катнашучы җаваплы вәкилләр тарафыннан фикер алышулар һәм сорауларга җаваплар бирү планлаштырыла.
Язылу өчен телефон: 2-57-75.
Чыганак: http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250