Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала хокукын яклап Район Советы рәисе урынбасары бүлмәсенә...

Район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирзянов бүлмәсенә балигъ булмаган балаларныӊ хокукларын яклау комиссисенеӊ утырышы узган көнне керү күӊелне төшерә.

Тормышныӊ уӊай якларын гына күреп, тәрбия алырга тиешле балигъ булмаган балалар, айнып та җитмәгән исерек әти, балаларын тиешенчә карамаган, аларныӊ хокукларын бар дип тә белмәгән әни, алардан чыккан махмыр исе тынны буа, сулыш алырга авырая башлый. Бу, атна саен кабатлана торган, инде даими рәвештә төп «геройлары» булган, чынбарлыкка әйләнгән тере картина.
17 март көнне узган утырыш та алдагыларыннан уӊайга әллә ни аерылмады. Бары бер күӊелгә ятыш факт, Чепьядан 4 балалы әнинеӊ тәртибендәге уӊай үзгәрешләрен күреп, комиссия членнары бу гаиләне ведомость ара контрольдән алуны раслап киттеләр. Ә калган каралган эшләр бер-берсенә игезәк кебек охшаш, чөнки аларныӊ нигезендә семьяда спитрлы эчемлекләр кулану, бер-береӊне ихтирам итмәү, балаларныӊ киләчәк язмышын уйлап та кармау.
Утырышта төрле өлкәләрдә эшләүче белгечләр үзләренеӊ фикерләрен җиткерәләр, тәкъдимнәрен кертәләр. Аларныӊ комиссия карамагына кергән һәрбер кешегә ярдәм итәргә тырышуларын, һәрбер бала кайгысын үзләренеке кебек якын алып, аларга яшәргә өмет чаткыларын уятырга тырышуларын күргәч, бу бүлмәдә утыру юкка түгелдер дигән фикер белән килешәсеӊ.
Фото: http://kolatelegraf.ru/society/2011/10/14/?newsid=1253

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250