Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачак хыялына тугрылык

“Венета” ширкәте комбайнчысы, Зәйдә яшь комбайнчылар арасында икенче урынны алып кайткан Рәлиф Ильясов хакында язган идек. Бүгенге язмабыз исә аның тормыш һәм хезмәт юлына багышлана.

– Бала вакытымнан йортыбызның артына чыгып, шунда машина я трактор ясап, рулен борып уйнарга ярата идем. Әлбәттә, абыем Рәдифнең дә тәэсире зур булды. Бирегә килеп эшли башлавым да аның хәер-фатихасы белән булды. Минем техника арасында мәш килү балачак хыялым гына түгел, ә җаныма рәхәтлек бирүче хезмәт булуына төшендем. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, СПТУда укып, трактор йөртү хокукы алдым һәм 2011 елдан биредә эшли башладым. Бүгенге көндә комбайнымны бөтен таләпләргә туры китереп, кышка ял итәргә куйдым, хәзер “МТЗ-1221”дә эшлим. Биредә язын мин чәчүдә, ә көзен сукалауда, – дип балачактан башланган мавыгуының бүгенге көндә яраткан эшенә әверелүен сөйләп китте Рәлиф.

“Акрос-530” комбайнында Рәлиф быел дүртенче сезонын төгәлләде, аңарчы ура торган “Енисей” комбайнында өч ел эшли. Эшен ярата яшь комбайнчыбыз. Быелгы урып-җыю чорының үзенчәлекле булуын да ассызыклап, һәрбер минуттан файдаланып эшләде ул. Әлеге тырышлыклары бәрабәренә район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан ике тапкыр вымпел белән бүләкләнде, дүрт сертификатка ия булды. Яшьлеге, эшендәге уңышлары нәтиҗәсендә Зәйгә барып үз көчен сыный һәм үзен күрсәтә алды. – Анда безгә 45 минут вакыт эчендә билеттагы 25 биремне чишәргә куштылар. Әлеге этапны уңышлы башкарып чыктым, аннан соң инде практик өлешендә комбайннар янында билетларга җавап бирдек. Зәйлеләр узган ел да җиңгән булган, быел да алар җиңүче булып танылды. Тик мин борчылырга җыенмыйм, беренче чирканчыгым өчен бу бик уңышлы булды. Кемгәдер икенче урын да бирелергә тиеш бит инде. Икенче елга да катнашырга насыйп булса, кем белә, бәлки җиңү бәхетен дә татырбыз, – ди Рәлиф үз көченә ышанып.

Бүгенге көндә Рәлиф Чапшар авылында әтисе Фердинант, әнисе Гөлүсә, сеңлесе Раушания янәшәсендә үз гаиләсе белән яши. Тормыш иптәше Айгөл белән уллары Риязны тәрбияләп үстерәләр. Кем белә бит, әллә берничә елдан Ильясовлар гаиләсендә тагын бер данлыклы комбайнчы барлыкка килеп, ул да әтисе уңышларын кабатлар. Рәлиф тә бит тырыш, эш сөючән гаиләдә үскән егет, әтисе башта шофер булып эшләсә, аннан соң берничә ел тормыш иптәше белән бергәләп Чапшарда фермада эшлиләр. Бүгенге көндә Фердинант абый Килидә машина-трактор паркында хезмәт куя. Балалары да кечкенәдән кул арасына кереп, йорт тирәсендә генә түгел, колхоз эшендә дә сыналып үсәләр.

Рәлиф күпсүзле түгел, ләкин 26 яшьлек егетнең шундый зур үрләр яулавы сүзсез дә күпне сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәлиф Ильясов