Балалар арасында рәсем бәйгесе игълан ителде
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы балалар арасында республика рәсем бәйгесе игълан итте. Ул 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алу кампаниясенә багышлана.
Авыл һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тормышын яктырткан рәсемнәр А4 форматындагы кәгазьгә ясалырга һәм 20 майга кадәр юлланырга тиеш.
Адресы: 420014, г. Казан, Федосеевская урамы 36, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, оештыру эше һәм социаль үсеш бүлеге. Балалар рәсем бәйгесенә булуын да күрсәтергә онытмагыз. Телефон:+7 (843) 221-76-43).
Бәйгедә катнашучы турында мәгълүмат (исем, фамилия һәм әтисенең исеме, яше, мәктәбе, сыйныфы, почта индексы да күрсәтелгән яшәү урыны, элемтәгә керү телефоны) та язарга онытмасын.
Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Аның нәтиҗәләре министрлыкның сайтында урын алачак, дип хәбәр итә «Интертат.ру» сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев