Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар кайчан әшәкелеккә өйрәнә?

Балалар кайчан әшәкелеккә өйрәнә? Шаяру, кызыксыну белән әшәкелекне ничек аерырга? Тәртипле гаиләдә үскән бала да ялгыша аламы?

Шаяру, кызыксыну белән әшәкелекне ничек аерырга? Баланың рухын сындырмыйча ничек сабак бирергә? Тәртипле гаиләдә үскән бала да ялгыша аламы? Укыгыз, уйланыгыз әле.

Сабак алдык

Балалар кайчан әшәкелеккә өйрәнә? Шаяру, кызыксыну белән әшәкелекне ничек аерырга? Тәртипле гаиләдә үскән бала да ялгыша аламы? Уйлыйсың-уйлыйсың да, гаҗәпләнеп куясың.Мин үзем малайлар 5-6нчы сыйныфларда гына тәмәке тартып карыйдыр дип уйлый идем. Тәрбияле улымның 4-5 яшьләр арасында тартып караганын белгәч, бөтенләй котым очты. Ул яшьтә шикләнәсе дип белмәс тә идем...Беркөнне улым, җәйге уеннан кергәч, мышык-мышык елап ята. “Кем тиде? Сугыштыгызмы әллә? Берәр нәрсә кирәкме ?”– дигән сорауларым җавапсыз калды. Бары бераздан гына: “Әни, мин тәмәке тарттым. Мин инде үләмме?” – дип, кочагыма сыенды.Баксаң, зуррак малайлар кушканнар да, улым яшендәге  берничә кечкенә бала әтиләренең тәмәке кабыннан берничәшәр папирос алып чыкканнар. Тегеләр исә, әйтмәсеннәр диптерме, беренчеләрен шушы сабыйларга тарттырганнар икән...

Бу очрактан улыбыздан да бигрәк (ул башка беркайчан да тәмәкене авызына алмады) үзебез зур сабак алдык. Әтисе шул көннән тартуын ташлады, ә мин балаларымна игътибарлырак була башладым. Кайда кем белән уйнауларын сораштырам, сиздерми генә кесәләрен тикшерәм... Ялгышу дигәнең яшьтән тормый, аның билгеле бер чиге юк икән...

Зөләйха Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия