Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар әниләр хакында

Әни дигәч, кемнәрдер әниләре турында яза, ә минем дәү әнием турында язасым килә. Әбием олы хөрмәткә лаеклы кеше. Ул бик әйбәт, кирәк вакытта усал да булып ала, ләкин безне бик ярата. Рашида әбиемне биш бала анасы дип әйтсәң дә була. Чөнки ул үзе өч бала анасы, әле ике оныгын да...

Әни дигәч, кемнәрдер әниләре турында яза, ә минем дәү әнием турында язасым килә. Әбием олы хөрмәткә лаеклы кеше. Ул бик әйбәт, кирәк вакытта усал да булып ала, ләкин безне бик ярата. Рашида әбиемне биш бала анасы дип әйтсәң дә була. Чөнки ул үзе өч бала анасы, әле ике оныгын да үстерергә булыша. Рашида әбиемне бик яратам. Аның сәламәт, таза, озак яшәвен телим.
Булат ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Әтнә башлангыч мәктәбе
Дөньяда иң кирәкле, авыр чакта яннан китмәүче әниемә зур рәхмәт әйтәсе килә. Минем әнием Лилия. Ул алтын куллы, зифа буйлы, көләч йөзле. Әнием миңа дәресләрне хәзерләргә булыша, ә кич җиткәч без аның белән бергә телевизор карыйбыз. Ул минем ягымлы, сөйкемле кояшым. Аның һәр сүзе - минем өчен изге сүз. Шуңа күрә мин гел әнием кушканча эшләргә тырышам, бөтен сүзләрен тыңлыйм. Әнием эшләргә дә, безгә тәрбия бирергә дә җитешә. Авырткан вакытта яннан китми, гел ярдәмгә килә. Мин әниемне бик яратам, тыныч тормыш теләп калам.
Гөлсирин ГАТИЯТУЛЛИНА Әтнә башлангыч мәктәбе
Минем әниемнең исеме Кадрия. Ул - минем иң кадерлем, бердәнберем. Ул дөньядагы иң яхшы, иң ягымлы, иң матур әни. Әнием минем сердәшчем, дустым, киңәшчем. Мин аңа барлык серләремне сөйлим. Ул миңа акыллы киңәшләр бирә, һәрчак ярдәм итә. Мин дә әнине борчыйсым килми, шуңа күрә тырышып укыйм, бишле билгеләре генә алам. Әйбәт укуым да, әнием ярдәм иткәнгә диеп уйлыйм. Минем әнием кебек җитез, ярдәмчел, уңган буласым килә.
Камилә НИЗАМИЕВА Балтач урта мәктәбе
Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X