Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар саны кимегәннән кими

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, районыбызның демографик хәле узган елгы белән чагыштырганда начаррак.

Быел районыбызда 315 бала туса, узган ел 365 сабый якты дөньяга аваз салган. Ә менә үлем-китем киресенчә күбрәк. Кызганычка каршы, агымдагы елда 335 райондашыбыз мәңгелеккә күзләрен йомган, узган ел бакыйлыкка күчүчеләр саны 294 булган. Яңа гаилә коручылар саны ел да бер төрлерәк булса, аерылышучылар саны кимегән, 2014 елда 57 гаилә таркалса, быел 33 гаилә уртак тормышларын бергә дәвам итә алмаган.
«Күпчелек райондаш хатын-кызларның хәзер Казан хастаханәләрендә бәбиләвен исәпкә алсак, бу саннар әле чын дөреслекне әйтми дияргә дә мөмкин. Чөнки калада бала тапкан аналар туу таныклыгын безнең аша түгел, Казаннан ук алып кайта», ди Зөһрә Әхмәтханова.
Фото: http://vistanews.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250