Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар Татарстан Президентыннан котлау открыткасы алды

Ел буе зарыгып көткән Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Мәктәп-бакчаларда Чыршы бәйрәмнәре гөрли, Кыш бабай белән Кар Кызы аларны Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерә.

Кичә инде берничә белем йортында бәйрәм пакетлары өләшенде. Балаларны аеруча күчтәнәчләр янына салынган Татарстан Президентының котлау открыткасы куандырды.
"Кадерле дустым!
Сине яңа 2015 ел белән тәбрик итәм! Быел син тагын да үсеп киттең һәм күп нәрсәгә өйрәндең. Уңышларың, тырышлыгың һәм хезмәт яратуың өчен син төрле бүләкләргә, могҗизаларга бик лаек.
Яңа елда сиңа тынычлык һәм игелек телим. Сәламәт бул, һәрчак максатларыңа иреш, барлык матур теләкләрең, хыялларың чынга ашсын.
Иң изге теләкләр белән, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов" диелгән анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250