Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар ялына ташламалар тагын арта: Дамир Фәттахов кэшбек программасындагы яңалыкларга аңлатма бирде

Программа киңәйтелде – хәзер 2021 елның 25 маена кадәр сатып алынган юлламалар өчен дә кешбэк алырга мөмкин.

Мондый карар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителде. Бүгенге көндә программада Татарстанның 84 лагере катнаша.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 25 маеннан һәр ата-ана балалар лагерена юллама бәясенең 50%ын кире кайтару мөмкинлегенә ия булды. Бары тик юлламалар күрсәтелгән датадан соң гына сатып алынырга тиеш иде. Хәзер программа шартларына үзгәрешләр кертелде һәм юллама бәясенең яртысын кире кайтаруга тагын да күбрәк ата-аналар дәгъва итә ала.

"Кешбэк программасы шактый тиз эшли башлады. Безнең Татарстанда бу программа буенча 13 меңгә якын юллама сатып алынган инде. Параллель рәвештә безгә программаның шартлары буенча сораулар күп килә. Кешбэк ата-аналар лагерьга юллама өчен түләгән суммадан кире кайта. Әгәр килешүдә сумманың бер өлеше өстәмә хезмәт (педагоглар эше, экскурсияләр һ.б.) буларак язылган булса, бу суммадан, кызганычка каршы, кешбэк күздә тотылмый», – дип нәтиҗә ясады ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.

Аның сүзләренә караганда, 2021 елның 25 маена кадәр сатып алынган юлламага кешбэк алу өчен Россия Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә, путевка алу турында килешү төзергә, түләү документларын һәм түләү картасы реквизитларын кертергә кирәк – аңа акча күчереләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юллама бәясенең бер өлешен коммерция лагерена юламаны тулы бәягә сатып алган очракта гына алырга мөмкин.

2021 елның 25 маеннан соң сатып алынган юлламалар белән программада катнашу өчен «Мир» картасына ия булырга һәм балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыруда эчке туристлык сәфәрләренә ярдәм итү системасында «Сәяхәтләр дөньясы» сайтында теркәлергә кирәк. Шуннан соң юллама бәясен «Мир» картасы белән түләргә һәм нәтиҗә көтәргә – 5 эш көне дәвамында юллама бәясенең 50% ы картага әйләнеп кайтачак. Максималь кешбэк 20 000 сумга җитә.

Әлеге программа шәһәр читендәге стационар балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламаларга гына кагыла, ул мәктәп яны лагерьларын, палаткалы сменаларны, санатор дәвалануны үз эченә алмый.

Ял һәм сәламәтләндерүне оештыручыларга, республика гражданнарына җәйге сәламәтләндерү кампаниясен уздыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эше оештырылды, шул исәптән юлламаларның бер өлешен кире кайтару мәсьәләләре буенча консультация ("кайнар линия" телефоннары: 8(843)-207-28-73) алып барыла».

Чыганак: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллама балаларның җәйге ялы кешбэк