Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар йортында яшәүче сабыйлар рәхмәт белдерде

Районыбыз мәктәпләрендә ел да язгы чорда хәйрия ярминкәләре уза.

Биредә балалар әти-әниләре белән бергә төрле кул эшләре, үсентеләр, камыр ризыклары, өй шартларында ясалган салатлар, гомумән, бик күп кирәкле һәм үзенчәлекле әйберләр сата һәм сатып ала. Саткан товарының бер өлешен балалар, әти-әниләр ризалыгы белән, хәйрия итеп тапшыра. Күптән түгел, гимназия кылган изге гамәлләре өчен Казандагы Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар йортыннан зур рәхмәтләр кабул итте.

Гимназиядә барлыгы 57 мең сумнан артык хәйрия суммасы җыелып, шуның 42 мең сумннан артыгы балаларга киемнәр алуга тотылып, калганы Шубан авылында яшәүче инвалид балага дәвага бирелгән.

Балаларның кылган изгелекләре һәрбер гаиләгә бәрәкәт булып кайтсын, саваплы гамәлләр балалар күңелендә әти-әнигә, җәмгыятькә карата рәхимлелек хисләре тәрбияләсен. Балаларны изге эшләргә өйрәтүдә кулай алым бу.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә Балтач гимназиясе хәйрия