Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга аңлатыйк!

Узган атнада район күләмендә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү максатыннан, «Балалар иминлеге» атналыгы үтте. Шул уңайдан, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында хезмәт коллективына, балаларга һәм дә җыелышларда әти-әниләргә аңлату эшләре алып барылды.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Балтач муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүне һәр кешегә дә төп максат итеп куярга киңәш итә. Күп кенә янгын очракларына балаларның ут белән саксыз эш итүе сәбәпче була. Шулай ук янгыннарда балаларның тән җәрәхәтләре алулары һәм янгын корбаннары булулары теркәлгән. Күңелсез хәлләрне булдырмас өчен янгын күзәтче-леге хезмәткәрләре әти-әниләргә балаларны кечкенәдән үк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны бурыч итеп куя. Балалар кечкенәдән үк әти-әнисенең эш-гамәллә-рен күреп, кабатлап үсә, шуңа күрә дә балаларга үрнәк булу өчен, беренче чиратта, бу таләпләрне үзеңә төгәл үтәргә кирәк. Шулай ук, балаларга йортта янгын килеп чыкканда нишләргә кирәклеген яхшылап аңлату зарур, мәсәлән, югалып калмаска, янгын килеп чыккан очракта тизрәк урамга чыгарга, өлкәннәргә хәбәр итәргә, шулай ук янгын сүндерүчеләрне чакыртырга. 01 яки 2-58-01 телефоннарыннан шалтыратып, янгын булган урынның төгәл адресын, нәрсә януын, үзеңнең исем-фамилияңне, нинди телефоннан шалтыратуыңны әйтү янгыннарны вакытында сүндерергә һәм балаларыбызның иминлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250