Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга Борнак илендә Яӊа елга нинди бүләк әзерләгәннәр

Көз башында авыл клубы артында барлык төп таләпләргә җавап бирерлек шугалак булыр, дип әйтсәләр, Борнак иле халкы бик ышанып бетмәс иде.

Әмма, «күз курка, кул эшли», дигән әйтемдәгечә, авыл җирлеге башлыгы һәм күмәк хуҗалык җитәкчесе биргән фикергә күпләр хуплап кушыла. Куаклыклар үсеп, инде ташландык хәлгә килгән урында өмә ясап, чүптән чистартыла, күмәк хуҗалык комын ташыттырып, булачак шугалак урыны тигезләнә. Тимер баганалар да утыртыла, шугалакныӊ бортлары сыйфатлы материалдан эшләнә. Алай гына түгел, кичләрен шөгельләнү өчен утка кадәр куйганнар.
Шугалакны ачу тантанасында хуҗалык җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы авылдашларына рәхмәтләрне җиткереп, киләчәктә дә бердәм, матур эшләр булсын иде, дип изге теләкләр теләделәр. Концерт номерларына сокланып, кайнар пылау һәм коймактан авыз итеп, борнаклылар хыялларыныӊ тормышка ашуына чын күӊелдән шатланганнар иде. Шугалакта балалар һәм олылар тавышы өзелмәсен, бу урын һәркемне үзенә тартып торсын иде, дигән теләктә калабыз.

Калган фотоларны фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250