Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга район социаль яклау бүлеге аша ял йортларына, тернәкләнү үзәкләренә юлламалар алу турында

Яз һәм көз айларында балаларга район социаль яклау бүлеге аша ял йортларына, тернәкләнү үзәкләренә юлламалар була. Шушы көннәрдә тагын кайткан дип ишеттек. Шул хакта тулырак белешер өчен бүлек җитәкчесе Алсу Фариз кызы Гатиятуллинага мөрәҗәгать иттек.

- Алсу Фаризовна, шифаханәләргә юлламалар нинди балалаларга кагыла?
- Район социаль яклау бүлеге аша ай саен бала пособиясе алучы (262 сум) аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче мәктәп яшендәге балалар өчен Мари Иле республикасындагы ике шифаханәдә бушлай, 24 көнлек дәвалану һәм тернәкләнү курсларына юлламалар кайтты. "Лесная сказка" 30ыннан - 20 баланы, ә "Кооператив" шифаханәсе 31енче октябрьдән башлап,15 баланы кабул итә.

- Анда барыр өчен нинди белешмәләр кирәк?
- Санаторийга барырга 3 көн кала медицина тикшеренүе узарга кирәк. Моның өчен участок педиатрына күренергә һәм анализлар тапшыру да җитә. Дәвалану процедураларын педиатрның тәкъдим-күрсәтмәләреннән чыгып билгелиләр.

- Ә шифаханәгә кадәр бару мәсьәләсе ничек хәл ителә?
- Балаларны тиешле урынга алып барып кую һәм алып кайту да мәшәкатьләр тудырмый, әти-әниләрдән чыгымнар тотылмый. Бары тик юлга кузгаласы көнне район социаль яклау бинасы янына җыелулары гына кирәк. Балаларны комфортабельный, зур автобус белән килеп алалар. Шәфкать туташы белән вожатый озатып бара.

- Әти-әниләр, мөгаен, 24 көн буена балаларның укулары кала, диярләр...
- Юк, борчылырга кирәкми. Укуда өзеклек тудырылмый. Чөнки математика, физика, рус теле һәм әдәбияты кебек төп фәннәрдән укулар оештырылып, алынган билгеләрнең табеле кайтып киткәндә балаларның кулларына тапшырыла.

- Гаризалар бирер өчен сезнең белән ничек элемтәгә керергә?
- Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгыз ял да итәр, тернәкләнү дә үтәр - мондый мөмкинлектән файдаланып калыгыз. Форсатны кулдан ычкындырмагыз - юлламалар бушлай бирелә. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-65-05, 2-55-05. Сездән гаризалар көтеп калабыз.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәдәш - Ясминә Шәмсетдинова
Фото: https://www.krd.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250