Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга юридик ярдәм

"РФ күләмендә бушлай хокукый ярдәм күрсәтү "Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән Федераль Закон кысаларында илебездә 20нче ноябрь - Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү кәне буларак теркәлгән.

Бу чараның игътибар үзәгенә инвалид һәм ятим балалар, әти-әниләрен югалтып яклаучысыз калганнар, шулай ук аларны үз гаиләләренә тәрбиягә алучы затлар алына. Әгәр дә югарыда санап үтелгән категориягә керүче балаларны уллыкка яки кызлыкка, яисә опекунлыкка алу буенча килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә сораулар туса, бушлай ярдәм алырга хокуклы. Чөнки Кеше хокукларын яклау декларациясендә балалар махсус кайгыртуга һәм ярдәмгә хокуклы дип искәртелә.
Бу көн уңаеннан республика күләмендә мәгариф учреждениеләрендә хокук белгечләре белән очрашулар, дәресләр үткәрелә. Безнең Нөнәгәр урта мәктәбендә дә районкүләм ачык чара планлаштырыла. Бирегә хокук белгечләре, юстиция органнарыннан вәкаләтле вәкилләр чакырулы.
24 еллык стажы булган тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әлфинур Сәмигуллинаның күпкырлы шәхес һәм һәр яңалыкны үз эш тәҗрибәсендә кулланып караучы мөгаллим булуы шәкертләре уңышларында да ачык чагыла.
Фото: http://lovelus.com/children/vsemirnyj-den-rebenka-vash-semejnyj-prazdnik/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250