Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Балаларны криминалдан ничек сакларга": Татарстанда экспертлар белән туры эфир узачак

28 апрельдә 14: 00 сәгатьтә «Балаларны криминалдан ничек сакларга» темасына туры эфир узачак.

Очрашуда МБУ «Балалар һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы «Ышаныч» үзәге» директоры Елена Овчинникова «Баланы хокук бозуларга һәм җинаятьләргә җәлеп итүдән ничек сакларга» дигән темага, шулай ук Казан шәһәре «Ышаныч» үзәге психологик-педагогик ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Наталья Сабирова «Балага ничек көч куллану һәм аңа каршы юнәлдерелгән җинаятьләр корбаны булмаска?» дигән темага доклад белән чыгыш ясаячак.

Экспертлар - ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Белянин һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең 3 бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Игорь Егоров.

Очрашуның модераторлары: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева.

Туры эфирны ТР Министрлар Кабинеты сайтында (https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm) карарга мөмкин

"Кайнар линия" телефоны 8(843) 294-96-10.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал туры эфир балаларны тәрбияләү