Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларның куркынычсызлыгы - олыларның бурычы

Бүген синең кулыңа тотынып бакчага килгән сабый, тиздән зур үсәчәк һәм зур юлга чыгачак. Аны бергә-бергә зур юлга без әзерләргә тиешбез

Тормышыбызның матурлыгы, яшәешебезнең мәгънәсе – балалар. Үзебезнең җирлектә нинди матур, якты мәктәпләр, балалар бакчалары эшли. Алардагы, балаларны тәрбияләү, дөнья тормышына аларны әзерләү системалы итеп оештырыла. Бүгенге көн техника дөньясы. Шуңа күрә балаларыбыз исән-имин йөрсен өчен, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү зарур.

Баланы кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырырга, аның күңеленә сала башларга кирәк. Үсә-үсә ул кагыйдәләр аның күңеленә урнаша һәм тормышта да мәгънә ала.

Безнең Норма балалар бакчасы коллективы да бу өлкәдә максатчан эшләп килә. Группаларда “Куркынычсызлык почмаклары” оештырылып, анда күргәзмә әсбаплар җыелды. Шулай ук балаларны эзлекле рәвештә әдәби китаплар белән таныштырабыз, шулар нигезендә уеннар оештырабыз. Бигрәк тә балалар: “Светофор, кабын!”, “Без шоферлар”, “Юл билгеләрен беләсеңме” кебек уеннарны яраталар. Хәрәкәтле уеннар оештыру балаларга бик ошый. “Автобус”, “Грузовик” темасы астында оештырылган уеннар күңелләренә хуш килә. “Мин шофер” - балаларның иң яраткан уены дияр идем. Шушы уеннарны оештырган, үткәргән вакытларда без балаларга: светофор нәрсә ул, юл йөрү билгеләре нәрсә өчен кирәк, нәрсәгә юлда уйнарга ярамый һәм башка кагыйдәләрне аңлатабыз. Шушы темаларга бергә-бергә рәсемнәр ясыйбыз. Урамда үткәрелгән эшчәнлекләрдә, саф һавада йөргән вакытларында машиналарның йөрүен күзәтәбез, юл йөрү кагыйдәләре турында аңлатабыз.

Балаларның бакчада алган шушы белемнәре өйдә тагын да ныгытылырга тиеш. Һәр ата-ана беренче чиратта юл йөрү кагыйдәләрен үзе белергә һәм үз үрнәгендә баласына тәрбия бирергә тиеш. Балаларга җәяүлеләр йөри торган урыннарны күрсәтү, транспортка якын килмәскә кирәклеген өйрәтү, юлда сак булуны искәртү - безнең бурыч. Бакча яшендәге балаларга: “Алар әле кечкенә бит” - дип карамыйк. Аларның эче тулы җәүһәр, күңелләре тулы матурлык һәм телләрендә безгә бирәчәк бик күп сорау. Шушыларны аңласак, җавапларны бергә тапсак иде. Бүгенге көндә балаларыбыз өчен иң куркыныч урын - юл. Күпме бәла-каза, кайгы-хәсрәт шуннан башлана. Аңлыйк: юлда безнең балабыз үзе генә түгел. Без үз чиратыбызда аны юлда үзен генә калдырмыйк.

Әйтәсе килгән тагын бер фикерем: һәр әти-әни балалар бакчасыннан кайткач баласы белән өйдә дә шөгыльләнсен иде. Бүген ул нәрсәләр өйрәнгән, нинди уеннар уйнаган, дуслар тапканмы? - дип сорасын. Вакыт табып, без бакчабызда яратып уйный торган, гади генә “Кызыл, сары, яшел” - төсләр уенын уйнап алыгыз. Бу төсләр һәм хәрәкәтләр белән уйнала торган уен, баланың сүзләр төзүенә, сүзләрнең артуына да йогынты ясый. Шул ук вакытта юл йөрү кагыйдәләренең, светофор төшенчәсенең нәрсә икәнен дә аңларга ярдәм итә.

Күп кенә ата-аналар бу турыда оныта һәм күпчелек: “Без балаларыбызны үзебез илтәбез, үзебез бакчадан алабыз бит” - дип фикерли. Бүген синең кулыңа тотынып бакчага килгән сабый, тиздән зур үсәчәк һәм зур юлга чыгачак. Аны бергә-бергә зур юлга без әзерләргә тиешбез. Онытмыйк һәм гел истә тотыйк: Юл йөрү кагыйдәләрен беренче чиратта үзебез яхшы белик һәм иң мөһиме ул кагыйдәләрне төгәл үтик. Үз үрнәгебездә балаларыбызның юлларында куркынычсызлык булдырыйк. Бу өлкәдә ата-аналар, бакча коллективы кулга кул тотынышып эшләсәк иде.

Ләйсән Ногманова,

Норма балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев