Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларымның бәхетле булып үсүләрен телим

Әниләремне әлеге күркәм бәйрәм белән ихластан котлыйм. Әле тагын озак еллар әни сүзен әйтеп яшәргә насыйп булса иде безгә

Резеда Мөҗипова, Балтач бистәсе, дүрт бала әнисе: «Әни – һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Әни төшенчәсен яши-яши, бигрәк тә үзебез әни булгач аңлый башлыйсың икән. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше – балалары өчен кайгырып яши. Аларның шатлыкларына сөенә, борчуларына көенә. Баланың барысы да йөрәк аша уза. Барысына да игътибар, наз, җылылык, ярату кирәк. Мин күпбалалы әни буларак, һәркайсына назымны тигез бирергә тырышам. Улым Ислам, кызым Алсу, игезәкләрем Динә белән Зилә минем яшәү чыганакларым, яшәү дәрте өстәүчеләрем. Мин аларны бик яратам, алар өчен борчылам, шатлыкларына сөенәм. Дөрес тәрбия алып, бәхетле булып, чын кеше булып үсүләрен телим.

Бала үстергәндә әнинең әйткәннәре, киңәшләре дә искә төшә. Әнинең каты итеп орышып: үскәч, әни булгач, аңларсыз әле минем хәлемне дигәннәрен бер дә хәтерләмим. Безне кайгыртып, башыгызга киегез, аягыгызга җылы итеп киегез дия иде. Хәзер әнинең шул сүзләрен мин дә балаларыма әйтәм.

Ике яктан да әниләребез исән-сау, Аллаһыга шөкер. Мин аларга бары тик рәхмәтләремне җиткерәм, тыныч картлыкта, әтиләр белән тигез гомер итүләрен телим.

Бөрбашта, төп йортта яшәүче олы йөрәкле әнием Нурания – безгә һәрвакыт үрнәк булды. Ул – кунакчыл, эшчән, тырыш, ярдәмчел, әти белән матур тормыш алып баралар, безне өч баланы үстереп, укытып, тормыш юлына озаттылар. Без килешкә ишекләр ачык, чәйләр кайнаган, һәрвакыт мул өстәл әзер. Рәхмәт аларга. Безне шулай озак еллар сөендереп торуларын телибез.

Тормыш иптәшемнең әнисе – Руфия әнигә (Норма авылында яши) дә рәхмәтлемен. Мине үз кызыдай күреп, дус-тату яшибез. Киләчәктә дә әти белән мул тормышта, оныкларны сөеп, безгә, яшьләргә хәер-фатихаларын, киңәшләрен биреп, бергә-бергә тынычлыкта, сәламәт булып яшәүләрен телим. Шулай әти-әниләрне кадерләп, хөрмәт итеп яшәгәндә генә, тормыш ямьле һәм күңелле. Әниләремне әлеге күркәм бәйрәм белән ихластан котлыйм. Әле тагын озак еллар әни сүзен әйтеп яшәргә насыйп булса иде безгә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев