Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалы йорт – нурлы йорт

Бүген – 1 июнь Балаларны халыкара яклау көнендә Балтач үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйны тантаналы төстә хастаханәдән чыгару чарасы узды

Балаларсыз дөнья – өметсез киләчәк диләр. Балалы йорт – нурлы йорт. Алар йортларыбызга сөенеч һәм бәхет, әти-әниләр тормышына жылылык, бәрәкәт өстиләр. Гаиләдә сабый дөньяга килүдән дә әһәмиятлерәк чара юктыр кеше тормышында. Райондашларыбызның Рәмзия һәм Илшат Гыйлметдиновлар гаиләсе дә иң бәхетле мизгелләр кичерәләр. Гыйлметдиновлар гаиләсе хәзер күп балалы гаилә статусына лаек.
2014 нче елда Гыйлметдиновлар гаиләсендә игезәк кызлар – Зилия һәм Дилия дөньяга килде, ә быел исә 29нчы май көнне гаилә бәхетен тагын да тулыландырып өченче бала варис – Эмиль дөньяга килде.
Бүген – 1 июнь Балаларны халыкара яклау көнендә Балтач үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйны тантаналы төстә хастаханәдән чыгару чарасы узды. Баланы бала тудыру бүлегеннән чыгару шатлыклы, дулкынландыргыч мизгелләр, әлеге сөенечле вакыйга кеше күңелендә озак еллар саклана. Әлеге матур вакыйга уңаеннан яшь гаиләнең шатлыгын район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә уртаклашты. ГХАТ җитәкчесе Люция Рәис кызы Нигъмәтҗанова җылы теләкләр белән Гыйлметдиновлар гаиләсенә яшь Россия гражданының беренче рәсми документын – туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук истәлекле бүләк һәм чәчәк бәләме бирде.
Бүгенге көндә балаларны һәм гаиләне яклау – хөкүмәтебезнең төп бурычы. Яшь гаиләгә шулай ук ТР президенты Р.Н.Миннеханов исеменнән дә котлау папкасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәби