Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балам, син кая ашыктыӊ соӊ, дип өзгәләнә ана

Чәршәмбе көнне Балтач - Шәмәрдән юлында булга фаҗига күпләрне тетрәндерде.

Кукмара районыннан булган ханым Казан больницасында шәфкәть туташы булып эшләгән, кайтып-китеп йөргән вакытта ике арада үзе рүльдә йөри торган була. 1968 елда туган мәрхүм ханым «Рено-Клио» маркалы машинасыныӊ ике алдагы тәгәрмәчен генә кышкы шиплыга алыштыра. Ә арткы тәгәрмәчләре җәйге килеш кала.
Бөрбаш авылы ягыннан килгәндә тизлекнеӊ зур, юл өслегенеӊ начар булу да өстәмә куркыныч тудыра. Ничек кенә һәм нинди сәбәпләр генә булса да, гомере өзелгән кешене кире кайтарып булмый. Язмыш, дип әйтсәк тә, күп нәрсәнеӊ руль артына утырып чыккан юлда машина йөртүчеләрдән торганнын да онытмаска иде.
Фаҗига булган җирдә әйләнгән машина янында өзгәләнеп йөргән әни кешенеӊ: «Балам, син кая ашыктыӊ соӊ?» дигән соравына гына җавап биреп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250