Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балам – сугыш чукмары

Ике малай әнисе булгач, улларым (берсе – мәктәптә, икенчесе – балалар бакчасында) сирәк-мирәк сугышып кайткалыйлар. Ирем бу нормаль күренеш дип әйтә. Алар бит малайлар, ә малайларның барсы да сугыша һәм шулай тиеш тә, ди. Иремнең сүзләре дөресме, әллә улларыбызга тәрбия җитми микән?

Табигать шулай яратканмы әллә тәрбия җитеп бетмиме?

Малайларда агрессив тотыш кызларга караганда 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә, ди белгечләр. Ирләр бит гомумән кызуыраклар. Кайбер галимнәр моны гормоннарга бәйли. Икенчеләре инде тәрбиягә сылтыйлар, янәсе ата-аналар кыз балаларны “кызлар сугышырга тиеш түгел” дип, ә малайларны “үзеңне дә кыерсыттырма, көчсезләрне дә якла; ирләр еларга тиеш түгел...” дип үстерә.

Үсә барган саен малайларга акыл керә һәм агрессия көчсезләнә, әлбәттә, әмма бәләкәй чактагы сугыш чукмарларының берникадәр өлеше чал чәчләргә кадәр сугышып-ызгышып йөри. Шуңа күрә бу теорияләрнең кайсысы хак булуы билгеле түгел.

Нинди очракта табиб кирәк?

Агрессив тотыш кайсы очракта психик тайпылышның билгесе булып тора икән?

Әгәр 6 яшьтән зуррак балада түбәндәге үз-үзен тотыш үзенчәлекләренең күбесе күзәтелсә, баланы психолог һәм психиатрга күрсәтергә кирәк:

- Бала еш кыза, олылар белән еш талаша.

- Җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләрне үтәүдән баш тарта.

- Кешеләрне махсус рәвештә үрти, ачуландыра.

- Гел үзенең хаталарында әйләнә-тирәдәгеләрне гаепли.

- Тиз кыза, еш ачулана, усаллаша, үчләшә.

Баланың холкын басынкылап буламы икән?

*Агрессив улыгызга чын ирләрнең тотанаклы, сабыр булуларын аңлатып, исенә төшереп торыгыз. Йодрыкларны төйнәр алдыннан кеше уйларга тиеш.

*Аны көрәш секциясенә бирегез. Анда малайның агрессиясе хәрәкәт энергиясенә әвереләчәк, ул үзконтроль күнекмәләрен алачак һәм аңарда үз-үзенә ышаныч уяначак.

*Сөйләшергә, аралашырга өйрәтегез. Тикшерүләр күрсәтүе буенча, сөйләм теле начар үсешкән балалар агрессиврак булалар.

Түземлек һәм сабырлык таләп ителә монда. Бала холкын басынкылату –авыр эш, әлбәттә,әмма өметсез түгел.

Автор : Шаһиева Гөлназ

Чыганак: aif.ru https://omet-rb.rbsmi.ru/

Фото: salavatkupere.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев