“БАЛАМ ТӘН САКЧЫМ КЕБЕК ГЕЛ ЯНЫМДА”
Рауза апаның үзенең дә кечкенәдән физик яктан мөмкинлекләре чикле. Бер аягының тубык сөяге юк. Биш бармагына гына басып йөри
Балтач районының Сосна авылында яшәүче 87 яшьлек газета укучыбыз Рауза Галәветдинова белән сөйләшү үзе бер рәхәт. Аның салмак, ягымлы тавышын, барысын да җентекләп, мәгънәле итеп аңлатуын сәгатьләр буе тыңласаң да ялыктырмый. Синең белән аралашкан арада 47 ел тәрбияләгән инвалид баласын да көйләргә өлгерә ул, авыру иренең сорауларын да җавапсыз калдырмый.
Рауза апаның үзенең дә кечкенәдән физик яктан мөмкинлекләре чикле. Бер аягының тубык сөяге юк. Биш бармагына гына басып йөри. 35 ел шулай район үзәгенә җәяү йөреп эшләгән. Көнкүреш комбинатында тегүче булган. Аннары туберкулез хастаханәсендә хезмәт куйган. 41 ел эшләгәннән соң, хезмәт ветераны исеме алып, лаеклы ялга чыккан. Ире Хуҗиәхмәт абый белән 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ике оныклары бар. Кызганыч, төпчек кызлары Рәмзия — авыру.
— Укырга кергәч, бер генә атна мәктәпкә йөрде дә, укытучысы: “Белем алу дәрәҗәсендә түгел”, — дигәч, хастаханәгә алып бардык. Кызыбызга “Даун синдромы” диагнозы куйдылар. Балам үлә икән, дип әй еладым ул чакта. Менә инде 47 ел аны тәрбиялибез. Рәмзиямне “тән сакчым” дип йөртәм. Хастаханәдә ятарга туры килсә дә, миннән калмый ул. Һәрчак янымда. Үзем дә шул бала булганга яшимдер, бәлки, — ди Рауза апа.
Мондый авыруны каравы җиңел түгел, кәефе төшмәсен өчен көен көйләп, күңелен күреп торырга туры килә.
— Мунчаны да дүрт сәгать керәбез. Бер ләгән су белән уйнап бетермичә, үзен юындырырга рөхсәт бирми, — ди Рауза апа. Рәмзия апа барысын аңламаса да, әнисенең тәрбиясен тоя. Гел “әни ярата” дип кабатлый икән.
Рауза апа 28 ел каенана белән яшәгән. Ул урын өстенә калгач, биш елга якын аны тәрбияләгән. Кызганыч, ире дә, агач кискәндә бер күзенә ботак кереп, күрми башлаган. Хәзер башка авырулары да өстәлгән. Аны да карарга кирәк. Шулай да әңгәмәдәшем зарланмый. Бер дә тик торганы юк. 70 яшенә кадәр сыер асраган, сарыклар тотканнар. Хәзер тавыклары бар. Бакчада үзләренә җитәрлек җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр.
Элек Рауза апа балаларына күлмәкләр тегеп кидерсә, хәзер оекбашлар бәйли.
— Бу һөнәргә ничек өйрәндегез? — дим.
— Кирәк өйрәтә икән ул, — ди әңгәмәдәшем. — Йортыбыз иске, бүрәнәдән. Аны гел төзек, тәртиптә тотарга кирәк иде. Кызлар Казанда белем алды. Атна саен авылга кайталар. Акча биреп җибәрергә кирәк. Ак шәлләр, кофталар, башка әйберләр бәйләп, аз булса да кәсеп иттем. Хәзер кул эшләре үзем өчен генә. Ике оныгым кайтып булыша. Аларга күчтәнәчкә ап-ак оекбашлар бәйләп бирәм.
Күңел тынычсыз булганда, эч пошканда, башваткычлар, сканвордлар чишә ул. Газета-журналлар укый.
— Аллаһка шөкер, яшәү рәхәт. Өч пенсия килеп тора. Бары дәрман гына бетеп бара хәзер. Яныбызда тормышны алып барырлык бер яшь кеше юк. Иң мөһиме — сугышлар булмасын, тынычлыктан аермасын, — ди Рауза апа Галәветдинова.
Эльвира МОЗАФФАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев