Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баланы көчле агым алып киткән...

7 яшьлек абыйсы аны коткару өчен бер сәгать буе ярга йөзгән.

28 майда Американың Флорида штатындагы Сейнт-Джонс елгасында чак кына фаҗига булмый калган. Джексонвилл шәһәрендә яшәүче Стивен Пуст елга буйлап ике баласы — 7 яшьлек улы Чейз һәм 4 яшьлек кызы Эбигейл белән көймәдә киткән. Тиешле урынга барып җиткәч, Стивен, көймәгә басып, балык тота башлаган, ә балаларга су коенырга рөхсәт иткән. Бу хакта CNN басмасы хәбәр итә.

Суда көймә читенә тотынып торган кыз бермәл кинәт кулларын ычкындыра һәм аны көчле агым алып китә башлый.
Чейз, сеңлесенә ярдәмгә ташланса да, ул да көчле агымга эләгә. Әтиләре, суга сикереп, балаларны куып тотарга тырыша, әмма килеп чыкмый. Чейзның яхшы йөзүен белүче әтисе улына ярга йөзеп, ярдәмгә чакырырга куша, ә үзе кызын коткарырга ташлана. Бәхеткә, Эбигейл коткару жилеты кигән була. Тик бу вакыт эчендә кызны агым тагын да эчкәрәк алып китә.

Куркып калган малай, бер сәгать буе агым белән көрәшеп, ярга таба йөзә. Чейзның өстендә коткару жилеты да булмый. Малай соңыннан сөйләвенчә, ул әле аркада, әле көчен саклау өчен "этләрчә" йөзә. Ярга чыккач, Чейз якындагы йортка ярдәм сорап йөгерә.

Тагын бер сәгать узгач кына коткаручылар, ниһаять, Стивен белән кызын судан тартып чыгара, аларны агым көймәдән 3 чакрымга алып киткән була.



Фото:ksovd.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев