Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаңның тәрбияле булуын теләсәң, үзеңне тәрбиялә

Елена (24 яшь): Минем кызыма 5 яшь. Ирем белән аерылыштык, миңа баламны тәрбияләргә әти-әнием булыша.

Соңгы вакытта кызымның үз-үзен тотышы бернинди кысаларга да сыймый: тупас итеп эндәшә, кычкыра, төкерә. Күп вакытта мондый агрессия өчен сәбәп тә юк, "тапочкаңны киеп куй", "чәчеңне җыйыйк" дигәнгә дә котырып китә. Без җыйнаулап бу конфликтны чишү юлын эзлибез, әмма уртак фикергә килә алмыйбыз. Әти-әниемнең үз фикерләре, ә минем кызымны каеш һәм почмак аша тәрбиялисем килми. Булышыгыз зинһар.
Сорауга Балтач мәгариф идарәсе психологы Алсу Идрисова җавап бирә:
- Сезнең хатның төп сүзе булып "уртак фикергә килә алмыйбыз" җөмләсе тора. Әгәр дә бала тәрбиясе белән берничә кеше шөгыльләнә икән, бер фикергә килү, уртак тәртипләр булдыру мәҗбүри. Әмма сезнең уйлап тапкан тәртипләрегез бала өчен аңлаешлы булсын. Шундый бер ситуация сезгә. Әтисенең кисәтүләренә дә карамыйча, өстәл янында тәртип бозып, көлеп утырган бала тончыга һәм йөткерә башлый. Ачуы тулган әтисе аны почмакка бастыра һәм күпмедер вакыт узгач, сорау бирә: "Ни өчен почмакта торганыңны аңладыңмы?" "Йөткергән өчен,"- дип җавап кайтара бала. Сезнең гаиләдә дә шундый очрак булмасын, бала үзенең ни өчен кисәтү алганын аңласын өчен, куелган таләпләрнең, беренчедән, кызыгызга аңлаешлы булуы, икенчедән, барлык өлкәннәр тарафыннан да бертигез дәрәҗәдә үтәлүе кирәк. Сезнең хаттан аңлашылган икенче бер мөһим момент - агрессия. Нәкъ менә гаилә эчендә бара торган конфликтлар нәтиҗәсендә туган агрессия дип уйламыйсызмы? Балалар - бик яхшы актерлар. Олыларның бөтен хәрәкәтен тиз арада эләктереп, отып алалар. Юкка гына "Балаңның тәрбияле булуын теләсәң, үзеңне тәрбиялә" димиләр бит. Ә инде ситуацияне төгәлрәк аңлау өчен, сезнең кызыгыз белән танышып, индивидуаль эшләү кирәк. Мин сезне психологик- педагогик ярдәм күрсәтү бүлегендә көтеп калам.
Фото: b17.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250