Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач балалары космоска очты (фото)

Космонавтика көне уңаеннан, «Факел» клубы кунаклар кабул итте.

"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Карадуган гимназиясенең коррекцион сыйныфын үзенә кунакка чакырды һәм алар белән бергә космоста булып кайтты. 

Елга бер ярый инде - 12 нче апрель Космонавтика көне бит! 

Кунаклар галәмнең бар серләренә дә төшенде: планеталар турында да шактый күп мәгълүмат белде, үз белемнәрен дә күрсәтте, мастер-класста да катнашты. "Факел"лылар аларның һәркайсын исән-сау әйләндереп алып кайтып, ракетадан чыкканда санап төшерде.

Кунакларның йөзләрендә шат елмаю, күтәренке кәеф иде. Димәк, "космонавт"ларга сәяхәт ошаган дигән сүз. Тагын килергә вәгъдә бирделәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Факел"