Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач бистәсенең Чехов урамына җәяүле сукмагы җәяләр

Җәяүле сукмаклардан үтәрбез

Халыктан җыелып һәм дә дәүләттән артып кайта торган үзара салым акчасына районыбызда ел саен бик күп эшләр башкарыла (арту буенча быел үзгәреш бар икән, 17 авыл җирлегендә җыелган сумма 4кә, ә Балтач шәһәр тибындагы җирлеккә 3кә тапкырланып кайта). Референдумда каралган эшләрнең барысы да тормышка ашырыла килә.

Бу көннәрдә Балтач бистәсенең Чехов урамына да («Балтач» ял паркы янында) үзара салым акчасына җәяүле сукмагы салынды. «МДСУ-1» оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан гамәлгә ашучы әлеге эш 1 миллион 150 мең сумга төшә. Сукмакны брусчатка белән матурлап эшлиләр.

Алга таба әлеге урамдагы машиналар хәрәкәте берьяклы булыр дип тәкъдим иттек, – ди Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов. – Инде бу юнәлештә эш бара, проектлары әзерләнә.

Быел Курмала урамына да асфальт салынып беткән. Узган ел бер өлешен асфальтлаган булсалар, быел инде калган яртысына түшәгәннәр. Курмала халкы бик шат. Чөнки авылның бердәнбер үзәк урамының асфальты нык тузган булган, урыны-урыны белән чокыр-чакырлар барлыкка килеп, тәмам газап чиктергән.

– Бездә асфальт юл ун-унбиш ел элек салынган иде инде, – ди курмалалылар.

– Быел, ниһаять, яңартуга ирешә алдык. Төзек юлдан йөрү җәяүле өчен дә, техника өчен дә уңайлы.

Үзең салдырганны үзең кадерләп сакларга да кирәк инде хәзер. Курмала урамын төзекләндерү 3 миллион 400 мең сумга төшкән.

Шул ук вакытта бистәнең «Яр буе» паркын да матурлау бара, биредә ХЭС оешмасы (тендерны алар откан) хезмәткәрләре койма тота, әлеге эш 800 мең сум тәшкил итә.

Калган акчага бистәнең Совет урамына, аннан Ленин урамының кайсы да булса бер өлешенә җәяүле сукмагы җәяргә уйлыйлар.

Балтач шәһәр тибындагы җирлектә яшәүчеләр гел дә шушылай үзара салым җыюда актив булып, бистәбезнең матурлыгына өлеш кертеп яшәсәләр һәм республика җитәкчелеге тарафыннан финанслау дәвам итсә, «Яр буе» һәм «Сабантуй» ял паркын җәяүле күпере белән дә тоташтырып куярлар әле. Бу гаять тә зур суммалар сорый торган төзелеш булачак, шуңа күрә ул әлегә хыялда гына. Тик күздә тотыла. Паркка бару өчен бик әйбәт юл булыр иде ул, хәзер күпчелек бала велосипедта, самокатта, роликта йөрергә ярата, ә бу җайланмалар белән транспорт хәрәкәте булган урамнарда йөрү тыела, шул күпер булса, күпчелек бала гүзәл табигатьле ямьле паркка агылыр, ял вакытларын саф урман һавасында уйнап үткәрер һәм бәйрәмнәрдә дә, ат ярышларын карарга да бөкеләрдә утырмыйча, күпердән генә җәяүләп барылыр иде...

Замана матурлыкны сорый. Районыбызның, авылла-рыбызның, бистәбезнең төзеклеге, ямьлелеге үзебез өчен. Әлеге җәяүле сукмаклардан да, юллардан да үзебезгә, балаларыбызга, якыннарыбызга куанып атларга язсын!

Җәяүле сукмаклары, юллар, чишмәләр төзеклеге... Бистә халкының кайчан безгә бәхет елмаер дип көткән урыннары күп әле. Яшь гаиләләр яши торган бала-чагалы яңа урамнар да онытылмасын иде, аларның да нәкъ башкаларга булган кебек уен, спорт мәйданчыкларына кинәнәсе килә, уңайлы, асфальт юлны да зарыгып көтәләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев