Балтач-Чирмешән арасы, ерак микән барасы?
Туй күлмәге кигән кыздан көнләшеп тә үләрлек, дип җырлый Венера Ганиева.
Бистәдә яшәүче Суфия апа Таҗиеваны күргәч, шушы җыр искә төште. Вагыйз абый белән алтын туйларын билгеләп узган Суфия апа әле дә кәләшләрдәй төз гәүдәле, күзләре балкып торган, йөзендәге елмаюы белән кояшка тиңләрлек. Ярты гасыр кулны-кулга тотынып үткән әлеге парның да үзләре генә белгән бәхет серләре бар. Әйдәгез, үзләре сөйләп узсын әле аларны.
– Без булачак тормыш иптәшем Суфия белән мин Казанда энергетика техникумында укыган вакытта таныштык. Мин укып йөргәндә, ул һөнәр училищесын тәмамлап, тегүчелеккә өйрәнеп, Казанның бик зур тегү фабрикасында эшләп йөри иде инде. Танышкач, дуслар булып кинотеатрларга, паркларга йөрдек. Шул дәвердә Суфияның үзеннән 3 яшькә өлкәнрәк апасы кияүгә чыкты. Туйга мине дә чакырдылар. Шунда инде мин Суфияның әти-әнисе, туганнары белән таныштым. Техникумны тәмамлаганнан соң Балтачка кайтып, электр челтәренә эшкә урнаштым. 3 ай эшләгәч тә Суфиямны башкалар алып киткәнче дип, Балтачка алып кайттым. Ә аңарчы Чирмешәнгә барып, әти-әнисеннән рөхсәт алдым. Ике район арасында ара шактый. Шуңа да самолет белән барып, самолет белән алып кайттым.
Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылы кызы Балтач районы Кариле егетенә кияүгә килә. Балтач-Чирмешән арасы ерак микән барасы, дигән сорау туа. Ерак түгел, диләр Таҗиевлар. Суфия апа өчен туган ягына бару, якыннары белән очрашу өчен бернинди дә юл озынлыгы киртә түгел шул. Юкса, ерак арага кияүгә чыгуын ул аңлап кабул иткән. Кыз бала әти-әни йортында кала алмый бит инде, ул очасы кош, ди Суфия апа.
Июньнең 19ында Таҗиевлар гаиләсе туганга 50 ел булган. Уртак тормышка аяк атлаганда Вагыйз абый тормыш иптәшенә туй балдагы, туй күлмәге алып бирермен, фатирыбыз да булыр, дип сүз биргән булган. Дөрес, ул елларда ук тормышка ашырырлык мөмкинлеге булмый аның, туй итәргә генә дә чама белән 2000 сум кирәк иде, ә минем хезмәт хакы 80-85 сум иде, дип искә ала әңгәмәдәшем. Ә шулай да ул вәгъдәләрен үти, туй балдагын гаилә коруларына 25 ел булганда алып бирә, туй күлмәген алтын туйларына тектереп ала. Ә фатирга 6 ай әти-әниләр белән бергә яшәгәннән соң күченәләр. Бүген яши торган йортларын алар бергә җиткезәләр, үз куллары белән үз хыялларындагы кебек итеп. Егерме ел яшәгәннән соң йортларын тагын да зурайталар, уңайлырак итеп эшлиләр. Ул йортта башта уллары һәм кызларының балачак тавышы яңгыраса, хәзер инде биредә оныклар бик еш кунак була. Вагыйз абый лаеклы ялга чыкканчы электр челтәрендә хезмәт куя, башта электромонтер булып, аннан соң баш инженер вазыйфасында озак еллар тырышып эшли. Суфия апа да эш урынын алыштырып йөрми, лаеклы ялга чыкканчы районның данлыклы мех фабрикасында эшли. Кызлары Диләрә, уллары Данияр пар ярлары белән балалар үстереп, әти-әниләренең лаеклы дәвамчылары булып торалар.
Ярты гасыр иңне-иңгә куеп яшәгән пардан яшьләргә киңәшләр бирегезче дип сорадым.
– Иң беренче чиратта гаилә кору чын яратудан булырга тиеш. Кешенең тышкы матурлыгын гына түгел, эчке матурлыгын да күрә белергә кирәк. Бер-береңә терәк-таяныч булу дигән әйберне дә онытырга ярамый. Мәсәлән, безнең өйдә эшләр бүленмәгән, кем нәрсә эшли тора ала, шуны эшли. Бу ир-ат, бу хатын-кыз эше дип утырсаң, тормыш та җайлы гына бармас кебек. Кул алмашка бервакытта да кеше эзләп йөрмәдем мин, Суфия белән кара-каршы басып эшләдек. Шулай ук мин дә син генә ашарга пешерергә, кухняда кайнашырга тиеш дип яшәмәдем. Үзем дә пешерергә бик яратам мин. Табак-савыт шалтырамыйча тормый, ләкин ачу сак-лап йөрү бик начар әйбер, ачуланышуны онытып, биш минуттан чөкердәшеп чәй эчәргә кирәк, – ди Вагыйз абый. Бу сөйләшү вакытында янәшәбездә утырган Суфия апа ирен уздырып сөйләмәде. Бары тик тормыш иптәшенең һәрбер сүзе белән килешеп, әйе, дип кенә утырды. Суфия апа тормышымнан бик канәгать мин, дип сөенүен яшермәде. Йөзендәге елмаюы белән әсир итә торган әлеге гүзәл ханым белән, хыялланып яшәргә яратучы, уйлаган эшен җиренә җиткерүче Вагыйз абыйга әле тагын озак еллар тигезлектә яшәргә насыйп булсын иде. Берсе ә дигәндә, берсе җә дип торып, үз тормышларын үзләре матур итеп кора белгән, үрнәк парларның берсе алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев