Балтач мәктәбе бүген дә аның эзеннән атлый
Сугыш һәм мәгариф хезмәте ветераны Фәрзетдин Гыймади улы Гыймадиев 1920 елның 5 апрелендә Нөнәгәр авылында туган. Үзе эшләгән чорда мәгариф өлкәсенә керткән бәһаләп бетергесез эшчәнлеге белән ул һәркем хөрмәт итә торган мактаулы шәхескә әйләнгән.
Балтач мәктәбе гомергә алдынгы карашлы, оста оештыручы директорлары белән дан тоткан. 95 еллык чал тарихы булган мәктәбебезнең горурланып искә алырлык үткәне, күпләргә үрнәк булырлык бүгенгесе бар. Коллектив еллар буе салынган эзне югалтмыйча, әмма шул ук вакытта заманнан калышмыйча, алга атлый. Районны ил күләмендә танытырлык галимнәр, күп шәхесләр биргән белем йорты эш стажы 200 елдан артып киткән укытучылар династиясе белән дә горурлана ала. Сүзем Гыймадиев Фәрзетдин династиясе турында. Алар династиясе күпләргә үрнәк. «Андыйлар күп ул!» диючеләр булыр. Кистереп әйтәм: укытучылар күп булса да, берсеннән-берсе югары үрләр яулаган, балалары күңелендә дә әлеге һөнәргә карата мәхәббәт уяткан, бер-берләренең эшен дәвам иткән, гомуми хезмәт стажы берничә гасырга сузылган укытучылар династиясе, килешәсездер, йөзгә бер генә.
Чал тарихы булган әлеге уку йортының үсешенә зур өлеш керткән Фәрзи аганы Балтач районында белмәгән кеше юктыр. Фәрзи мәктәбе дигән исем әле дә халык теленнән төшми.
Фәрзетдин Гыймадиев үзенең хезмәт юлын 1939 елда Яңгул урта мәктәбендә башлый. Мәктәпне тәмамлауга ук, югары сыйныфларда математика фәнен укыта башлый. Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткач, янәдән шушы авыл мәктәбенә укытучы, соңрак яңа ачылган Яңгул балалар йортына директор итеп билгеләнә. 1953 елларда партия эшендә эшләргә туры килә – башта партия райкомында идеология эшләре буенча мөдир, аннары «Яңа тормыш» колхозында башлангыч партия оешмасы секретаре була. 1953-57 елларда Карадуган мәктәбендә, ә 1957–1979 еллар аралыгында Балтач урта мәктәбендә директор булып эшли. Шушы 22 ел дәвамында мәктәп тормышына зур яңалыклар алып килгән кеше буларак халык арасында абруй казана.
– 1957 елның 15 авгус-тында төялеп Балтачка килдек һәм мәктәп ишек алдындагы эче-тышы балчык белән сыланган, ярым җимерек бинага, 7 кешедән торган гаилә белән урнаштык. Икенче көнне үк завуч-лар белән мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген карап чыктык. Нәтиҗә куанычлы түгел иде. Дөрес, укытучылар җитәрлек шикелле, ә хуҗалык эшләре шактый артта калган. Уку елы өчен кирәкле утын юк. Күршедә генә колхозның электр станциясе булуга карамас-тан, мәктәп керосин лампасы белән яктыртыла. Ә балалар ике сменада укыйлар, өченчесендә кичке мәктәп бар. Класс бүлмәләре дә бер-берсеннән шактый ерактагы 3 бинада урнашкан. Интернат кечкенә-кечкенә 3 урында, ашханә дә, спорт залы да юк, хезмәт мас-терское кысан бинада, кораллары бик аз. Тәҗрибә участогы бик кечкенә. Укытучылар өчен 4 фатир бар. Ә район үзәгендә өстәмә фатир табуы бик җиңел түгел, – дип үзе исән чагында истәлекләре белән бүлешкән була Фәрзетдин ага.
Иң башта ул электр станциясе төзетеп, мәктәп урамын ут белән тәэмин итә. Республикада беренчеләрдән булып, бер сыйныф бүлмәсеннән икенчесенә күченеп укуны кертеп җибәрә һәм һәрбер кабинетны тиешле фәнгә туры китереп җиһазландыра. Алар өчен җаваплыларны билгели. Балтач мәктәбенә башка авыллардан килеп укучылар өчен интернат төзетә. Тракторчы, шофер, механик, терлекче, тегүче кебек һөнәрләрне мәктәптә үк өйрәтеп, белгечлек алып чыгуны оештыра. Куян фермасы салдыра, анда мөдир итеп пионервожатыйларны билгели. Димәк, хәзерге профориентация төшенчәсе Балтач мәктәбендә инде шул чорда ук гамәлгә кергән булган. Шулай ук мәктәптә эшләүче укытучыларга һәм техник хезмәткәрләргә өй салырга, фатир алып бирергә ярдәм итә. Үзенең истәлекләрендә ул: «Көчемнән килсә, техник хезмәткәрләргә прәннек кенә ашатып тотар идем», – дип яза, аларның авыр хезмәтенә югары бәя биреп. Ул заманнарда урман кисү, утын алып кайту, мичкә ягу кебек эшләр булуын хәзер газдан башканы белмәүче балалар күз алдына да китерми, билгеле.
Үзе турында сөйләгәндә ул: «Миңа Балтач урта мәктәбендә эшләү чорында күп кенә Мактау грамоталары, «РСФСРның атказанган укытучысы», «Халык мәгарифе отличнигы» дигән исемнәр бирелде. «Хезмәттәге батырлык өчен» медале һәм «Почет билгесе» ордены белән бүләкләндем. 1960 елда РСФСР укытучылар съездында делегат булдым. Күп кенә җәмәгать эшләре башкарырга туры килде. Берничә чакырылышта Яңгул, Карадуган, Балтач авыл советлары депутаты, район Советы депутаты, 1951 елдан башлап КПСС райкомы члены булдым, өлкә комитеты члены итеп тә сайладылар. 11 ел КПСС райкомының штаттан тыш парткомиссия рәисе, күп еллар партия мәгарифе системасында пропагандист булып эшләдем.
Башкарылган эшләр бик күп дип саныйм. Димәк, гомерем бушка узмаган. Мин гомер буе гадел, кешелекле булыйм дип тырыштым. Коммунистлар иң гадел кешеләр дип уйлап, Яңгул мәктәбенең Х классында укыган вакытта партия сафына кандидат булып кердем. Укытучылар кайда – мин шунда, балалар кайда – мин шунда, техник эшчеләр урманда – мин дә урманда булдым. Бер генә тармакта да эшне үз күзем белән күрмичә канәгатьләнмәдем. Эш өчен һәрвакыт куркып, борчылып эшләдем, гади дә булырга тырыштым. Коллективтагы һәр кешегә – директорга да, завуч һәм укытучыларга да, хезмәт күрсәтүче персоналга һәм укучыларга да, үз вазифаларын үтәү буенча, бер үк төрле гадел таләпләр куелды. Безнең арттан эшләп тә, сөйләп тә йөрергә урын калмасын, дия идем», – дигән.
Фәрзи аганың Балтач мәктәбен аякка бастыруга куйган хезмәтләрен саный китсәң, журнал битләре генә җитмәс иде. Педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаучы укытучылар аның әле күп еллар институтта дәүләт комиссиясе составында имтихан алуын да хәтерли. РСФСРның атказанган укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы исемнәре, орден-медальләрне ул шундый хезмәтләре өчен ала. Ә иң мөһиме: ул үзе артыннан шушы һөнәрне югары дәрәҗәдә дәвам итәрдәй буын калдырган.
Тормыш иптәше Хөмәйрә Мингали кызы да изге күңелле, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган ханым була. Ул 1926 елның 6 августында Яңа Чишмә районы Шахмайкин авылында туа. 1942 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Чистай педагогия училищесына укырга керә. Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, 1945 елда Балтач районы Яңгул авылында урнашкан 13 номерлы балалар йортына тәрбияче итеп эшкә җибәрелә һәм анда 1953 елга кадәр эшли. 1953-1956 елларда Карадуган җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем бирә. 1957 елдан алып 1980 елга кадәр Балтач урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшли. Шуннан соң лаеклы ялга чыга, аның педагогик хезмәт стажы 35 елны тәшкил итә. Хөмәйрә Мингали кызына тырыш һәм намуслы хезмәте өчен РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы бирелә.
Бүген бабасының эшен лаеклы дәвам итүче Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева балачак хатирәләрен барлап, үзен нигә иң бәхетле онык итеп хис итүе турында сөйләде: «Мин оныклар арасында иң олысы, чөнки минем әни дүрт бала арасында гаиләдә иң өлкәне. Дәү әти юлыннан киттем дип мин горурланып әйтәм. Ул салдырган, нигез калдырган мәктәптә хезмәт юлын башладым. Шуңа күрә дәү әти мине аерым күреп якын итә иде. Аңа хәлен белергә һәм ярдәм итәргә барганда ул гел горурлык хисе белән мәктәпне сорашып, гел бер җөмлә әйтә иде, кызым, без барысын да башкарабыз, мәктәп хезмәте авыр хезмәт, эшеңне калдырып безгә алай еш йөрмә. Директорларыңны тыңла, каршы эндәшмә, эшеңне намус белән башкар, дип. Аңа карап инде хәлен белмичә тормый идек, әлбәттә.
Миңа 7 яшь булганда без Зәй шәһәреннән Балтачка күченеп кайттык. Шул вакыттан инде мин гел дәү әтиләр янында булдым. Ул агач эшләре буенча бик оста кеше иде, үзенең остаханәсе дә бар иде. Умарталарны ул үзе ясый иде, бик оста умартачы да иде һәм Балтачта шул умартачылык хезмәте белән дан тотты. Аннан бик күп кеше бу эшкә өйрәнгәндер дип уйлыйм. Аның ишегалдында да гел умарталар булыр иде. Алар гел чагалар иде инде безне, әмма ләкин без шуңа инде күнеккән идек. Дәү әти бик оста помидор үстерүче дә иде, викторияләр үрчетә иде. Үсентеләрен үстереп, безгә – балаларына да тарата иде. Ул чорда алай үсентеләр үстерү юк иде. Аның теплицасы да бар иде. Бик тырыш кеше булып ул минем истә калды. Дәү әнинең тәмле гөбәдияләрен ашап, аларда мунча керә идек. Шуңа күрә мин иң бәхетле онык, чөнки мин аны бик күп күрдем һәм бик күп тыңлый идем. Ул гел сугыш елларындагы вакыйгаларны, мәктәптәге авырлыкларны сөйли иде. Яңгулдагы балалар йортында эшләгән бит инде ул, аны шуннан белүчеләр хөрмәт итеп гел киләләр иде. Ул аларга безнең балалар, дип яратып дәшә иде, безнең белән таныштыра иде.
Күңелгә уелып калган тагын бер истәлек ... Математика фәнен мин яхшы үзләштергәнмен дип саныйм, чөнки минем укытучым Ландыш Габдрахманова иде. Ә инде дәресләргә әзерләнгәндә аңламасам, мин дәү әтиемә төшә идем, ул миңа мисаллар чишкәндә әллә ничә төр юлын күрсәтә иде. Мин педучилищега укырга кергәндә, мәктәпне кызыл аттестатка бетерү сәбәпле, имтихан бирмәдем, ә әңгәмә (собеседование) аша гына үттем. Шундагы математик сынау алганда, миңа бирем биргәч, мин аның өч төрле чишелешен күрсәткәнмен. Шул вакыт ул шаккатып, миннән кайсы мәктәптән килдең син, кем укытты сине, дип сорады. Мин инде гомер буе әйтәм, Ландыш Нурулловна укытты мине һәм дәү әти ярдәм итте, дип. Үзем мин әни юлыннан китеп, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булсам, олы кызым Зөһрәм дәү әти юлыннан китеп, математика фәнен сайлап, Арчаның бишенче гимназиясендә математика һәм информатика дәресләре укыта. Быел, район конкурсында катнашып, өчлеккә керде, һөнәри конкурсларда актив катнашып килә, ул безнең дүртенче буын булып, нәселебезне дәвам итә. Минем зур горурлыгым ул.
Дәү әтиебез төпле фикерле, бик игътибарлы, ярдәмчел, намуслы, җитди кеше иде. Без аннан куркып та, шүрләп тә тора идек. Ул минем өчен зур горурлык булды һәм булачак. Безнең Балтач урта мәктәбе музеена килеп керешкә аның портреты каршы ала. Эшебездә шул хәер-дога бирәдер кебек».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев